Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: багышлау озак булырга тиешме?

“Мәҗлесләргә Коръән тыңларга барабыз. Абыстайлар бик-бик озак итеп, бөтен белгән догаларын да укыйлар. Аннан озаклап, берничә китаптагы багышлауны бергә кушып, багышлыйлар. Кулларны күтәреп утырып арып бетәсең. Күп вакыт йорт хуҗасы исемлек бирә, аны да укыйлар, аннан үзе белгән туганын, танышын... барысын да өсти. Болай эшләү дөресме?” Җавап көтеп, Л.

Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы:

–Дога турында Пәйгамәребез (с.г.в.)дән сорадылар. Бер бәдәви килеп: “Йа, Расүлуллаһ, миңа дога өйрәт әле”, – дигәч, Расулебез (с.г.в.) әйтте: “Ә син үзең ничек дога кыласың?” – дип. Ул кеше әйтте: “Әй, Раббым, миңа җәннәт бит, әй, Раббым, мине тәмугтан котылдыр дип гади генә догалар укыйм инде”, – диде. Һәм Пәгамбәребез әйтте: “Без дә шул тирәдә йөрибез”, – дип. Шуның өчен дә дога кылган вакытта урынлы, әйтик, никах мәҗлесендә никах мәҗлесенә кагылышлы догалар кылырга кирәк. Исем кушу, мәет ашларында инде, әлбәттә, исәннәрнең, мәрхүмнәрнең исемнәрен атап, киңрәк дога кылырга мөмкин. Һәм дә исем аталган вакытта да шушы җирлек белән, шушы нигез белән бәйле исемнәрне әйтү кирәк.  Дога бик кыска да, шулай ук кеше ялыктырырлык озын да булырга тиеш түгел, чөнки догада иң мөһиме озынлык түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Аллаһы Тәгалә гафил һәм игътибарсыз күңелнең догасын кабул итми,”– диде. Ягъни, дога кылган вакыттта кешенең арып-алҗып, игътибары читкә китмәү кирәк һәм ихласлыкны саклау, кешенең күңеле йомшак булу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев