Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: динебезгә зыяны юкмы?

“Узган ел миңа катлаулы операция ясатырга туры килде. Палатада өч кеше яттык. Беребез христиан динен тотучы иде. Бер-беребезгә булышып, ярдәм итешеп, дус булып дәваландык. Хәзер дә аралашып, телефоннан шалтыратышып торабыз. Вера көн саен сезнең өчен дә сәламәтлек сорыйм (молюсь ди). Рус динендәге кешенең безнең өчен соравы начар түгелме? Динебезгә зыяны юкмы? Иманыбызга кимчелек килмиме? Яхшылык теләгән кешегә безнең өчен сорама дип әйтергә дә уңайсыз. Аның бик диндар кеше булуы куркыта да”. Исемем редакция өчен генә.

Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев болай дип җавап бирде:

–Пәйгамбәребез (г.с.в.) әйткән: “Кешеләрнең иң хәерлесе – башкаларга мәнфәгатьле, файдалы булганыдыр”, – диде. Бу хәдистә мөселманнарга дип кенә әйтелмәде, мөселманнар дип кенә чикләнмәде. Ә башкалар диде. Шуның өчен дә мөселман кеше мөселманнарга да, мөселман булмаган кешеләргә дә файдалы булырга бурычлы. Һәм авырлык хәленә төшкән кешегә, ярдәм итеп, мөселман булмаган кеше үз телендә, үз динендә дога әйтә икән, үзенчә укый икән, бу ул  кешенең рәхмәт, шөкер билгесе. Моннан бернинди зыян юк. Моңардан куркырга түгел, бу изгелеккә сөенергә генә кирәк. Һәм, киресенчә, мөселман булмаган, башка диндәге кешеләрне дә рәнҗетүдән, бәддогасын алудан сакларнырга, куркырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев