Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: фарыз намазларны ничек укырга тиеш?

“Улыбыз Казанда эшли һәм яши. Безгә дә кайтып йөри. Ул кайсы урында сәфәрдә санала? Фарыз намазларны ничек укырга тиеш?” Наилә.

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

–Аллаһы Тәгалә безгә сәфәр вакытында җиңеллекләр бирде. Казан белән Балтач арасы 100 чакрым тирәсе – шул сәбәпле, сәфәр арасына керә. Әгәр кешенең Казан шәһәрендә үзенең фатиры, төпләнгән эш урыны бар икән һәм ул Балтачтан чыгып китте икән, бу очракта ул Балтачтан Казанга барган һәм кайткан арада гына, юлда гына мөсафир була. Балтачка кайткач яисә Казанга барып җиткәч, мөсафир хөкеменнән чыга. Сәфәрдә исә фарыз намазлар дүрт рәкәгатьлесе ике рәкәгатьле итеп укыла, ә өч рәкәгатьлесе тулысынча укыла. Ә сөннәт намазлары мукыйм  хәлендә булган кебек, укылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев