Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: кәбисә елда кияүгә чыгарга, өйләнергә ярыймы?

Хөрмәтле редакция! Киләсе елда улым башлы-күзле булам, гаилә корам дигән иде, таныш-белешләр: “2020 ел кәбисә елы бит, ул елны өйләнергә, кияүгә чыгарга ярамый”, – дип, күңелгә шом кертте. “Нәсыйхәт”тә шуңа аңлатма бирсәгез иде, бу сүзләрдә хаклык бармы?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт БИКБАЕВ җавап бирә:

– Кайберәүләр кәбисә елны никахлашырга, яңа өйгә күчәргә ярамый дип уйлый, ышана. Ислам диненә кагылышы булмаган бер ырым гына бу, аңа ышанырга ярамый. Кәбисә – ул гарәп сүзе, “өстәлгән” дигән мәгънәне аңлата, дүрт елга бер мәртәбә, февраль ае 29 көннән килгән елларны, ягъни бер көн өстәлгән елларны шулай дип йөртәләр. Шуңа күрә бу елны да гадәти елларның берсе дип кабул итәргә, юк-бар ырымнарга игътибар бирмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев