Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: корбанны кем исемннән чалырга?

“Корбанны йорттагы һәр кеше исеменнән чалу мәҗбүри түгел, гаилә башлыгы исеменнән чалу да җитә, әле алай эшләсәң, саваплырак та дигәнне ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?”

11 август көнне барлык мөселман дөньясы Корбан Гаетен бәйрәм итә. Шул уңайдан редакциябезгә күпсанлы сораулар килде. Аларга сез сайтыбызда җаваплар табарсыз.

“Корбанны йорттагы һәр кеше исеменнән чалу мәҗбүри түгел, гаилә башлыгы исеменнән чалу да җитә, әле алай эшләсәң, саваплырак та дигәнне ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?”

Раилә.

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Уртача байлыгы булган һәр кеше ел саен корбан чалдырырга тиеш. Чалдырмаса, гөнаһлы була. Әгәр дә мал гаилә башлыгы кулында икән, бу очракта корбанлык гаилә башлыгы исеменнән чалына һәм барлык гаилә әһелләренә ирешә. Әгәр гаиләдә балаларының, тормыш иптәшенең аерым байлыгы бар икән, бу очракта аларның һәркайсы исеменнән аерым корбан чалдыру тиешле була. Корбан чалу ул – ел дәвамында Аллаһы Тәгалә сиңа биргән нигъмәткә шөкер кылу санала, шуның өчен мөмкинлеге булган һәр кеше корбанны ел саен чалырга тиеш. Әйтик, бер елны гаиләнең бер әгъзасыннан, икенче елны икенче кешесеннән дип түгел, байлыгы, мөмкинлеге булган һәрбер кешедән корбан чалу тиешле була.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан чалу