Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: Мөселманга эт асрарга ярыймы?

Хөрмәтле редакция! Мөселман кешесенә эт асрарга ярамый диләр. Бу чыннан да шулаймы? Аңлатып, җавап языгыз әле. Н.Шакирова.

Бу сорауга җавапны без 2017 елгы “Рамазан” ислам календаренда таптык.

“Кем дә кем ау этеннән, хайван сакчысыннан һәм җир (хуҗалык) саклаучы эттән башкасын тотса, белеп торсын, аның көн саен ике кыйрәт авырлыгындагы әҗере кимеп барыр”, – дип кисәткән. Мәгълүм ки, этле йорттан фәрештәләр дә ерак китәләр. Димәк, эт тоту хуҗалык, көтүлек саклау, ауга чыгу белән генә бәйле була ала.

Сукыр кешегә ярдәм итеп, янында йөрүче этне, зарурият булу сәбәпле, хуҗалыкта тоту рөхсәт ителгән. Ниндидер сәбәп буенча, кайчандыр белер-белмәс көе эт алган кеше бу язманы укыгач, аны урамга куып чыгарса, гөнаһлы булыр. Өйдә үскән, тәрбияләнгән этне урамга чыгарып җибәрү, әлбәттә, ярамас. Андый эт хуҗасы тәрбиясенә өйрәнгән, шуңа күрә дә ул хайванны әҗәле җиткәнче тәрбияләргә яки тәрбия кылу шартларын тудырырга тиеш”, – диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эт асрау