Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: начар сүзләр начар йогынты ясымы?

Безнең бик тә шук, бакча яшендәге улларыбыз бар. Алар бер дә тик тормый, әледән-әле кисәтү ясарга да, шелтәләргә дә туры килә. Гел-гел шулай кабатлангач, кызулык белән кайчакта әшәке сүзләр дә чыгып китә. Без әйткән бу начар сүзләр аларга начар йогынты ясый икән дип ишеткәнем бар. Бу, чыннан да, шулаймы?

Сорауга Рамил хәзрәт БИКБАЕВ ачыклык кертә:

– Кызганычка, мондый хәлләр күп гаиләләрдә күзәтелә. Ачу чыккан вакытта олылар балаларга гына түгел, бер-берләренә дә начар сүзләр әйтә, тирги, каһәрли. Алар барысы да догадан китә. Кешенең ләгънәт кылган вакыты фәрештәләрнең “әмин” дигән чагына туры килеп, теләк кабул булырга мөмкин. Шуңа күрә низаглы хәлләрдә андый яман сүзләр әйтүдән тыелу бик кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.)дә безне: “Башкаларны (беләге белән) җиңгән кеше түгел, ә ачу чыккан вакытта үзен тыя алган кеше көчледер”, – дип кисәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев