Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: намазга азан әйтеп бетерүгә үк керешәсеме?

“Мин төнлә йокымнан уянып, тулы тәһарәт алып, нәфел намазы укыйм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм, үзем белгәнчә теләкләр телим. Мин дөрес эшлимме, үзең белгән догаларны укырга ярыймы, әллә  аерым догалар уку кирәкме?”

Икенче соравым: “Намазга азан әйтеп бетерүгә үк керешәсеме, әллә бер-ике минут үткәне көтәргә кирәкме?”

Гүзәл.

Рамил хәзрәт Бикбаев җаваплары:

–Төнлә уянгач, тәһарәт алып, ике  рәкәгать яки күбрәк тә нәфел намазы укылса, бу бик күркәм гамәл. Бу – ирекле вакыт, кеше үзенең күңелен борчыган үз гөнаһларыннан тәүбә итәргә, якыннары һәм әрвахлар өчен догалар кылырга мөмкин.

–Азан ул – намаз башлану билгесе. Азан әйтеп бетергәч, шунда ук намаз укырга керешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев