Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап. Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмалары

Тузган Коръән китабын нишләтергә?

«Нәсыйхәт» кушымтасына берничә тапкыр үземне борчыган сорауларым белән мөрәҗәгать иттем. Аллаһның рәхмәте булсын, һәр соравыма төгәл җаваплар таптым.

Бүген тагын җанымны борчыган бер сорауны ачыклап бирүдә ярдәм сорыйм. Аллаһ Тәгалә тарафыннан җир йөзенә иңдерелгән Коръән китабын укый башлавыма быел биш ел. Көн саен укырга тырышам. Тышлап, бик кадерләп саклыйм. Оныкларым да ул изге китапка тияргә ярамаганын беләләр. Өйнең иң түрендә, иң бөек урында сакланучы Коръәнгә бездә ихтирам бик зур.

Әмма никадәр генә саклап укырга тырышсам да, ул да туза икән. Төпләнүе бик яхшы сыйфатлы булмаганмы, аерым битләре куба башлады. Әле күп еллар укып булыр дип уйлыйм. Әмма ул барыбер тузачак. Аннан соң Коръән китабын нишләтергә? Кеше янында таркалып беткән китапны укып утырып та булмый. Нинди янгын вакытларында да янмый калган Коръән сүзләрен яндырып та булмыйдыр. Төреп чормага менгереп куяргамы? Әллә ничә кат укып чыккан китаптан аерыласы да килми. Тузган Коръән китабын нишләтергә?


– Аллаһы Тәгалә Коръәнне телдән иңдерде. Коръән укылган вакытта тыңлап тору, сөйләшмәү, әдәпләрне саклау кирәк. Коръән төшерелгән битләргә килгәндә, алармы, Коръән аятьләре язылган такталармы... – Коръән төшерелгән һәр нәрсә (шәмаильләр, чокырлар да), Коръән сәбәпле, хөрмәтләнергә бурычлы. Вакыт узу белән алар тузган, таушалган икән, иң элек ниндидер юллар белән алардагы Аллаһ исемнәрен, язуларын бетерү кирәк. Шуннан соң, яндырып, көлен агач төбенә сибәргә яки кеше таптамый торган җиргә күмәргә була. Ул битләрдә, такталарда Аллаһының исемнәре, Коръән аятьләре бетү белән алар Коръән хөкеменнән чыгалар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коръән