Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: Вафат булган кешегә корбан чалырга ярыймы, тәртибе ничек?

Күңелемдә бер үкенеч бар: әти-әнигә багышлатып та корбан чалдырасы килә. Вафат булган кешегә корбан чалырга ярыймы, тәртибе ничек? Аңлатып язсагыз иде.

“Хөрмәтле редакция! Сезгә күңелемне күптән борчыган бер сорауны юллыйм. Безнең әти-әниебез дин тыелган елларда яшәде һәм вафат булды. Ул чакта корбан чалулар болай таралмаган иде һәм мөмкинлеге дә булмагандыр. Үзебез хәзер, шөкер, бер елны да корбан чалмый калмыйбыз. Әмма күңелемдә бер үкенеч бар: әти-әнигә багышлатып та корбан чалдырасы килә. Вафат булган кешегә корбан чалырга ярыймы, тәртибе ничек? Аңлатып язсагыз иде.

З.Хафизова


Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы:
– Вафат булган  кешегә, савабын багышлап, корбан чалырга мөмкин. Әмма бу эшне ниятләгән кеше ул елны үз исеменнән дә корбан чалырга тиеш. Димәк, ул ике корбан – беренчесен үз исеменнән, ә икенчесен вафат булган кеше рухына багышлап чалдыра. Үз исеменнән чалдырмыйча, вафат булган әрвахка багышлап кына чала икән, бу кеше өстендә корбан чалу үтәлмәгән бурыч булып кала.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан чалу