Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Авырган вакытта аракы төнәтмәсе кулланырга ярыймы икән?

Хәзер социаль челтәрләрдә дәвалану буенча халыкчан рецептлар, дәвалану ысуллары күп тарала. Араларында спиртлы, аракылы төнәтмәләр куллану буенча да киңәшләр бик күп. Авырган вакытта аракы төнәтмәсе кулланырга ярыймы икән?

Бу сорауга Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы, якташыбыз Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Кайбер кешеләр, дәвага дигән сылтау белән, спиртлы, аракылы төнәтмәләр куллана. Аларның хаксызлыгына, адашуларына бер дәлил буларак, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сүзләрен китерәсе килә. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килә һәм аннан шәраб (вино) эчәргә рөхсәт бирүен сорый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны, киресенчә, бу эштән тыя. Шуннан соң теге кеше: “Мин бит аны дәвалану өчен генә эчәм”, – дип аклана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “ Ул – дәва түгел, ул – агу”, – ди. Һәм: “Аллаһы Тәгалә сезгә дәваны тыелган әйбердә бирмәде”, – дип өсти (Имам Мөслим һәм имам Әхмәдтә китерелә).

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы