Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

“Тормышка чыккан кыз баланың өстендә әни хакына караганда ир хакы зуррак дигәнне ишеткәнем бар. Бу, чыннан да, шулаймы? Кыз бала гаилә коргач, әни икенче урынга күчәме? Раилә.

Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Хатын-кыз каршында иң олы хакка ия булган кеше ул аның ире, ә ир каршында иң олы хакка ия кеше ул аның әнисе”, – диде. Хәдистән аңлашылганча, кыз бала кияүгә чыккач, карар кабул итү ягыннан иң олы хакка ия булган кеше аның ире була һәм ул иренең рөхсәте белән генә әнисе янына бара һәм дә әгәр, әнисе белән иренең сүзе бер-берсенә каршы килә икән һәм бу шәригатькә каршы эш түгел икән,  бу очракта ирнең сүзе өстен була. Шул ук вакытта моны һич кенә дә әнигә салкын караш булырга тиеш дип аңларга кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә коръәндә әти-әнинең хакы турында бик күп әйтте. Әлбәттә инде кызның әнисенә зур ихтирам, зур игътибар булырга тиеш. Бу очракларда әлеге ихтирам дигәнең кызның иренә булган мөнәсәбәте белән нык бәйле. Дөреслектә кайсы ир үзенең хатынын әнисенең хәлен белергә җибәрмәс икән? Әлбәттә, җибәрә. Җибәрмәгән очракта моның билгеле сәбәпләре булырга тиеш: я ул әнисе яныннан узынып, я тәртибе үзгәреп кайта. Шуның өчен мәсьәләгә бер яклап кына карарга кирәк түгел. Пәйгамбәребез әйткәнчә, кыз үзе риза булып тормышка чыккач, ул инде иренең хакын хакларга бурычлыдыр.

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана хакы