Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Укучыларыбыз сорауларына Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Кибетләрдә сатыла торган зәм-зәм суын теләсә кайчан эчәргә ярыймы? Аерым тәртибе бармы?

–Зәм-зәм суы – бердәнбер изге чишмәдән чыккан су. Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә, ул суны кеше нинди теләк белән эчә, Аллаһы Тәгалә аның теләген кабул итә. Зәм-зәм суын эчүнең, Мәккә шәһәреннән тыш, аерым урыны, вакыты юк, шуңа күрә аны теләгән вакытта, дога кылып, эчәргә ярый. Әлеге доганың һичшиксез кабул буласына ышанып эчү хуплана.

Элек әбиләр хөрмәне җәннәт җимеше дип, төшен (сөяген) ташларга кушмыйлар, аннан тәсбих тезәләр иде. Ул чакта хөрмәне сирәк ашый идек бит. Хәзер аны җыеп бару мөмкин түгел.Ташларга ярыймы?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Безнең халкыбыз гомер буе изге Мәккә җире белән бәйле булган һәр әйбергә олы хөрмәт белән карады. Анда үсә торган хөрмә җимешенә дә олы хөрмәт күрсәтте. Дөрестән дә, элегрәк безнең җирлектә хөрмә җимеше сатуда күп булмый, шул сәбәпле, аңа аерым игътибар бирелеп, төшеннән дисбеләр ясыйлар иде. Хәзер, әлхәмдүлилләһ, хөрмәне көндәлек ашау мөмкинлеге бар. Һәм аның төшләрен элеккечә җыйнап бару ихтыяҗы да юк. Алар гадәти төшләр кебек карала.

Намазга ниятләгәч, кайчакта укыйсы догамны онытам. Яшем шактый олы инде. Хәтергә төшкән догалар белән укып, гөнаһлы булмыйммы?

–Аллаһы Тәгалә кешегә көченнән җитмәгәнне йөкләмәде. Шуңа, олыгаю сәбәпле, кайбер догалар онытыла икән, көчтән килгәнчә, белгән догалар белән укырга кирәк.

Витр вәҗиб намазын без ястү намазыннан соң ук укыйбыз. Ә улыбыз, ястүне генә укый да, витрны иртәнге намаз алдыннан торып укый. Безнеңчә укысак та ярыймы, улыбызның витры соңга калмыймы?

–Витр намазы безнең хәнәфи мәзхәбендә башка сөннәт намазлардан аермалы буларак, вәҗиб, ягъни югарырак дәрәҗәдә. Шунлыктан, кеше витр намазын вакытында укымый, оныта, йоклап калган икән, бу очракта аны иртәнге намаз вакыты кергәч, каза кылып укырга тиеш була. Ә калган сөннәт намазларны каза кылу ихтыяҗы юк. Төнлә торып, тәһәҗҗүд намазы укуга гадәтләнмәгән кешеләргә аны ястүдән соң яки ятар алдыннан уку хәерлерәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап