Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Рамил хәзрәт! Белүебезчә, Казандагы мәчетләрдә имамнар җыелышып, килгән кешеләрне өшкерәләр. Балтач үзәк мәчетендә дә моны оештырып булмыймы, оештырырга уйламыйсызмы?

Бер мәеттә төн саклаганда әни кеше балаларына “Йәсин” сүрәсен укытты. Минем юылмаган мәет янында Коръән укырга ярамый дигәнне ишеткәнем бар иде. Әмма, дөреслеген төгәл белмәгәч, укырга ярамый дип әйтергә кыймадым. Бу очракта кем хаклы?
Сәвия.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Мәет янында тәһлил әйтеп, Коръән укып, зекер әйтеп, аның савапларын багышлау, әлеге мәетнең җанына, рухына ирешә.  Тәһлил әйтүдә бернинди дә чикләр юк. Әмма Коръән Кәрим чиста, пакь урында укылырга тиеш. Шул сәбәпле, мәет янында түгел, янәшәдәге бүлмәдә, мәеттән читтәрәк укылса, рөхсәт ителә. Мәет янында ук  киңәш ителми.

Рамил хәзрәт! Белүебезчә, Казандагы мәчетләрдә имамнар җыелышып, килгән кешеләрне өшкерәләр. Балтач үзәк мәчетендә дә моны оештырып булмыймы, оештырырга уйламыйсызмы? Килүчеләр күп булыр иде.
Гөлсем.


Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:
– Гомумән алганда өшкерү беләш шөгыльләнү мәчетләр вазифасына керми. Кирәк дип санаганда  һәркем Аллаһы Тәгалә биргән Коърән сүрәләреннән “Фатиха”, “Аятел көрси”, “Ихлас”, “Фәләк”, “Нәәс” сүрәләрен ике учына укып,  үзен-үзе өчәр, бишәр, җидешәр, унберәр  мшәртәбә өшкерергә мөмкин. Болай өшкерүдән дә шифа тимәсә, аерым күрәзәчелек, хорафат белән катышмаган хәзрәтләргә барып өшкертергә мөмкин. Әлбәттә, бу зур җаваплылык, безнең районда моның өчен аерым мәчет билгеләнмәгән, теләгән кеше Казан мәчетенә барып өшкертә ала.

Хөрмәтле “Нәсыйхәт”! Шушы сәхифә аша безне кызыксындырган сорауларга  гади, аңлаешлы тел белән җавап бирүе өчен Рамил хәзрәткә Аллаһының рәхмәте булсын! Күңелебезне борчыган күп сорауларга җавап таптык. Рамил хәзрәткә минем дә бер соравым бар иде: мин намазны аяк йөзен каплаган күлмәк белән укыйм. Оекбаш кию мәҗбүриме?
Исемем редакция өчен генә.

Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы:
– Намаз укыганда аяклар каплаулы булу, оекбаш кию хәерле. Әгәр дә күлмәк итәге идәнгә үк төшеп тора рөкугъ һәм сәҗдә вакытларында аяклары күренми торган булса, бу  вакытта оекбаш кимәүдә зыян булмас. Шулай да оекбаш кию хәерле.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап