Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән - сорау, бездән - җавап

Рамазан аенда җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары бикләнә, диләр. Рамазан аенда үлүчеләр җәннәткә керүчеләр булалармы?

Рамазан аенда җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары бикләнә, диләр. Рамазан аенда үлүчеләр җәннәткә керүчеләр булалармы? Бу айда бит мөселманнар гына түгел, кәферләр дә үлә. Алар җәннәткә керә алмый бит. Ул очракта ничек була? Шулай ук җомга көнне үлгән мөселманнар да җәннәткә керә дип беләбез. Ә кәферләр? Алар ниндидер изгелекләре булган өчен бу көнне вафат буламы?

Бу сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатма бирә:
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Без кешегә хөкем бирәбез тышкы ягы белән, Аллаһы Тәгалә күңел ягыннан хөкем бирә». Без беркемгә дә бу кеше җәннәт әһеле дип, яки бу кеше җәһәннәм әһеле дип әйтә алмыйбыз. Әлбәттә, җәннәткә яки җәһәннәмгә кертә торган гамәлләр бар. Җәһәннәмгә кертә торган гамәлләрне кылучы гөнаһлы була, җәннәткә кертә торган гамәлләрне кылучы җәннәтле була. Җомга көн яки рамазан аенда вафат булуга килгәндә, әлбәттә, кеше шул айда яки җомга  көнне гүр иясе була икән, ул иманлы булган хәлдә, намазларын, Аллаһы Тәгалә кушканнарын җиренә җиткереп башкарган хәлдә була икән, әлбәттә, без бу кешегә җиңеллекне өметләнә алабыз. Әмма кешенең күркәм гамәлләре юк икән, аңа инде ниндидер көннең, ниндидер вакытның, ниндидер җирдә вафат булуның ярдәме булмас.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәннәт рамазан ае вафат булу