Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шайтан нәрсәдән курка?

Шайтанның төп вазыйфасы, максаты - кешене дөрес юлдан яздыру. Максатына ирешү өчен ул төрле чараларга бара.

Ләкин һәр мөселман шайтанны куркыта һәм үзеннән читләштерә ала. Моның өчен берничә гамәл кылырга була.

1) Коръәни Кәримдә болай диелгән: “Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, (аннан котылыр өчен) син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, (һәрнәрсәне) Белүче” (“Әл-Әгъраф” сүрәсе, 200нче аять). Димәк, шайтаннан Аллаһыга сыену сүзләрен әйтергә кирәк. “Әгүзү билләхи минәш-шәйтаннир-раҗим” (“Ләгънәт кылынган шайтаннан Аллаһыга сыенам”) сүзләрен әйтегез.

2) Коръән уку, ураза тоту, хәрамнан тыелу, фарызларны үтәү шайтанны читләштерә. Намазга баскан мөэминне күргәч, шайтан калтырый башлый. Ә ураза тотучы мөселман янындагы шайтаннар ифтар сәгатенә кадәр бәйгә куела.

3) Шайтан Коръән укылган урында тора алмый.

4) Шайтан Аллаһыга иман китергән һәм бер Аллаһыга гына ышанып тапшырган кеше янәшәсендә тора алмый.

5) Шайтан “разый булу”ны кичерми. Мөселман ихластан кәнагатьлек хисе кичерсә, булганына ихластан шөкер итсә, шайтан якын килә алмый.

6) Сәдака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, киң күңелле булу шайтанны юкка чыгара. Бер хәдистә сәдака шайтанны икегә бүлә дип тә әйтелгән.

7) Аллаһыны искә алу (зикер кылу) шайтаннан саклый, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
 

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев