Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шайтанның егерме дошманы

Шайтанның егерме дошманы: кем алар? Бәлки берсе сездер?!

Ибне Габбас (Аллаһы аңардан разый булса иде) сүзләреннән шуны тапшыралар: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булса иде) шайтаннан сораган: “Минем өммәтемнән ничә кеше сиңа дошман булып тора?”

Шайтан аңа болай җавап биргән: “Алар барлыгы егерме:

1. Беренчесе — син, Мөхәммәд! Мин сине күралмыйм.
2. Синең гыйлемең буенча яшәүче галим.
3. Коръәнне белүче һәм анда язылганнарны үтәүче.
4. Биш вакыт намазга чакыручы.
5. Фәкыйрьләрне, мохтаҗларны, ятимнәрне яратучы.

6. Мәрхәмәтле күңелгә ия кеше.
7. Хакыйкатьтә тыйнак булган кеше.
8. Кечкенә вакытыннан ук Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучы үсмер.
9. Хәләл ризык белән тукланучы.
10. Аллаһы ризалыгы өчен бер-берсен яратучылар.

11. Намазны җәмәгать белән укырга тырышучы.
12. Төнлә, башкалар йоклаган вакытта, намаз укучы.
13. Үзен хәрамнан тыеп торучы.
14. Башкаларны гыйлемгә өйрәтүче.
15. Кардәшләре өчен ихластан Аллаһыга ялваручы.

16. Һәрвакыт тәһарәтле йөрүче.
17. Юмарт кеше. Аллаһы биргән нигъмәтләрдән сәдака бирүче.
18. Яхшы холыклы кеше.
19. Тол хатыннарга ярдәм итүче.
20. Үлемне иман белән кабул итәргә әзерләнүче”, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

 

Чыганак: kiziltan.ru

Фото: “Дин вә мәгыйшәт”.

Автор: Фануз Хабибуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам шайтан