Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәгъбан ае мөбарәк булсын!

4 мартта шәгъбан ае башланды. Шәгъбан – мөселман ел исәбе буенча сигезенче ай. Бу – хөрмәтле, изге айларның (Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан) берсе.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Шәгъбан – минем аем, Рәҗәб – Аллаһы Тәгалә ае, Рамазан исә өммәтемнең ае”, – дигән. Аллаһ рәсүленең бер хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән.

Шәгъбан - Рамазан ае уразасыннан кала, Пәйгамбәребезнең иң күп ураза тоткан ае. Сәхабә-кирамнар шәгъбан аеның яңа ае күренү белән Коръән укырга тотынган. Шуңа күрә бу айда мәгънәсенә төшенеп, күп итеп Коръән уку мөстәхәб гамәлләрдән исәпләнә. Бу айда кылган игелекле эшләрнең савабы арта, бу айда кылган гөнаһлар өчен аерым тәүбә кылалар. Бу айда киләсе ел арасында үләчәк кешеләрнең исемнәре тереләр дәфтәреннән үлелеләр дәфтәренә күчерелә.

Бу айның уртасында (шәгъбан аеның 14-15нче көннәре, 17-18 март) Бәраәт кичәсе бар, аны көндезен уразалы хәлдә, кичен уяу хәлдә үткәрергә кирәк. Шулай ук бу кичәдә күп итеп намаз уку да тәкъдим ителә. Бәраәт кичәсе гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына.

Бу айның ахыргы дүшәмбесен уразада үткәрү гөнаһларның кичерелүенә сәбәпче була. Бу айда биреләчәк зәкятләрне ияләренә тапшыру тотылачак рамазан уразасына көч-куәт бирә.

29 шәгъбан (1 апрель) кояш бату белән Рамазан шәриф ае башлана.


Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин

чыганак: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәгъбан ае