Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шода мәчетен авыл белән җыелып төзекләндергәннәр

Күптән түгел Шода авылы мәчетенең түбәсен һәм тышкы ягын буяганнар, баскыч төпләрен төзекләндергәннәр.

Туган авылыма кунакка кайткан саен биредәге үзгәрешләрне күреп бик сөенәм. Чөнки авыл гел төзекләнүгә таба бара. Күптән түгел авылдашлар бердәм булып, мәчеткә икенче сулыш өргән.

- Мәчетнең түбә калае һәм тышкы ягының буяулары бик начарланган иде. Авыл яшьләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, алар кире какмады. Рәхмәт үзләренә, бердәм булып эшләделәр. Үз яхшылыклары үзләренә кайтсын, - ди әлеге эшләрне оештырып йөргән Фәйрүзә Зәкиева.

Шода авылының шәхси эшмәкәре Фоат Дәүләтшин буяу белән ярдәм итсә, Харис Хафизов баскыч төпләрен төзекләндергән. Әле алай гына да түгел, Харис абыйның килене Гөлсинә, оныклары Алинә белән Рәсим дә буяу, чистарту эшләрендә катнашкан. Рәсүл Низамов, Илгиз Габделхаков, Фәннур Габделхаков, Радик Зәкиев, Алмаз Фазылҗанов, Фердинант һәм Радик Фәйзрахмановлар, Ленар Закиров, Раян Йосыпов, Нуршат Шакирҗанов, Фәрхәт һәм Ленар Рәшитовлар, Рәхим Хәкимҗанов, Фәнис Фәйзрахманов кызу эш вакыты булуга карамастан, авырсынмый эшкә килгән. Миләүшә һәм Гүзәлия Габдрахмановалар, Тәнзилә Рәшитова, Әдилә Хәбибуллина, Альбина Сәләхетдинова, Рәсимә Габдрахманова, Гөлсәвирә Фәйзрахманова, Алинә һәм Фәния Фәйзрахмановалар да бик булышты, ди Фәйрүзә Зәкиева.

Изгелек җирдә ятмый, ди халык. Авылдашларымның да бу изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250