Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шода имамсыз яши аламы? (+фото)

Бүген Шода авылында имам вазыйфасын башкаручы юк

Бу инде авыл халкын берничә еллар дәвамында борчучы бик зур проблема. 
Дин тыелган заманда да авыл халкы динсез яшәмәгән, мәчет манарасын кисеп, аны мәктәп итеп үзгәрткәч тә, җомга һәм гает намазлары кеше йортларында укылган. 
Авылның йөз аклыгы булган имам Фарук Нәкыйпов вафат булганнан соң Шода ятим калды. Фарук абыйның әтисе Нәкыйп абзый да гомере буе авыл мулласы булган. Шоданың өлкән буыны әле дә булса аны сагынып искә ала. Фарук абый да нәкъ әтисе төсле бик хөрмәтле кеше булып яшәде. Шодалылар бергә җыелышып, уйлашканнан соң дини белеме булган авылдашлары Раушан Исмәгыйлевны имам вазыйфасына тәкъдим иткәннәр иде. Раушан Казанга китү сәбәпле, аны әтисе Нургаян алыштырды. Әмма халык риза булмыйча, ул китәргә мәҗбүр булды. Югыйсә, үз авыл кешесе, тыныч холыклы, үз эшенә бирелгән кеше иде. 
Бөрбаш авылы имам-хатыйбы, республиканың баш казые бер чыгышында: "Имамны өстән китереп куймыйлар. Аны авыл халкы үзе сайлый. “Гыйбадәте исламия” китабында да шәригать буенча беренче чиратта белеме, аннары яше, тавышы, кешене җәлеп итә белүе исәпкә алына, дип язылган. Ә мин иң әүвәл кешенең әдәп-әхлагына карагыз дим. Белемне ул соңрак та алырга мөмкин. Холыкны үзгәртүе бик җайсыз", дип әйткән иде. 
Авыл имамсыз яши алмый. Шодалылар да  Җәлил хәзрәтнең әлеге сүзләрен истә тотып, уртак бер фикергә килеп, үз араларыннан имам сайлап куяр дип ышанасы килә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мулла