Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шоколад хәрам була аламы?

Балаларга шоколад сатып алган идем. Ә ул ликер кушып ясалган икән. Аны ашасаң, гөнаһлы буласыңмы? Зәринә, Чаллы.

Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Исертә торган эчемлекләр: шәраб, коньяк, ликер һ.б. — бер тамчысы да мөселман өчен тыелган. Шуңа да баллы тәм-том сатып алганда, игътибар белән аның составын, ниләр кушылганын карарга кирәк. Составында хәрам булган ризыкларны безгә ашау тыелган. Кеше хәрам шоколад ашаса, 40 көн намазы кабул булмас. Дөрес, бу намаз укырга кирәкми дигән сүз түгел. Намазны көн саен кыласың. Шул рәвешле үзеңә йөкләнгән фарыз гамәлне үтисең. Ә хәрам ашаган кешенең намазы өчен савабы булмавы бар. Аллаһ яхшырак белүче. Балаларыбызны, оныкларыбызны хәрам ризыклардан саклыйк.

Чыганак: "Ирек мәйданы" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоколад Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәрам