Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шомлану ул – сынау

Һәр кешедә үзенә хас тискәре сыйфатлар бар. Алар белән көрәш – Аллаһының ризалыгын алуда мөселманның төп бурычы булып тора. Шул тискәре сыйфатлар ул – фетнә, вәсвәсә, шомлану, шикләнү һ. б.

Кешеләрне вәсвәсәлән-дерүнең төп ысулы, чарасы, әлбәттә, Иблис. Ни дип кенә уйланмыйбыз, нәрсә дип кенә борчылмыйбыз без. Безгә кирәк булган әйберләр өчен дә, бөтенләй кагылышы булмаган нәрсәләр өчен дә. Дөнья малы өчен дә, газиз балаларыбыз өчен дә... – үзара мөнәсәбәтләрдә дә аларның һәркайсына мисалларны күпләп табып була.

Арабызда төрле катлам, төрле хәлдәге кешеләр яши. Байлар-фәкыйрьләр дә, сау-сәламәт кешеләр һәм авырулар, дәрәҗәле- дәрәҗәсезләр... Бу бүленеш тә кайчакта шикләнү, көнләшү катыш фетнәгә әйләнергә мөмкин. Күңелләре авыру булган, иманы зәгыйфь кешеләргә бу очракларда бигрәк тә кыенга туры килә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ий Адәм балалары! Ата-анагызны җәннәттән чыгарган кеби, шайтан сезне фетнәгә салмасын…» (7:27) – диде.

Шайтан вәсвәсәсе йогынтысына эләккән кешеләр үзләре дә тирә-юньдәгеләр өчен ясалма рольдә булалар. Алар хакыйкатьтә күп әйбергә дөрес бәя бирә алмыйлар, әмма безнең һәрберебез аралашу даирәсенә ия һәм билгеле бер дәрәҗәдә аларга йогынты да ясый.

Кеше тормышы вакыйгаларга бай. Югары менүләр дә, түбән төшүләр дә, югалтулар-табышлар да, кыскасы, ак-кара полосалар (шулай әйтергә яраса) кеше тормышында шактый. Әмма алар берсе дә безгә тикмәгә бирелми. Аек акыл белән уйлап, төрле вәсвәсәләргә бирелмичә, бу сынауның бөтен авырлыгын аңлап, мөселманнар: «Ий Раббыбыз, безләрне кәферләр кулына фетнә кылма, ягъни алар кулында мазлум булудан безне сакла вә безне ярлыка, ий Раббыбыз! Тәхкыйк Син куәтле, һәр эштә өстенсең вә хикмәт белән эш кылучысың» (60:5), – дип дога кылырга тиеш.

 

Фәнил хәзрәт Закиров,

Сосна мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев