Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

"Сихерче тәэсире белән махсус җен керсә, аны чыгару гаять авыр"

Коръәни Кәрим сихерне кяферлеккә тиңли. Мөсел­маннарга күрәзәчелек, сихер белән шөгыльләнү катгый тыела.

Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән дә сихер һәм җенләнү турында сөйләштек.

– Параллель дөнья ияләрен күргән, аларның тавышларын ишеткән кешеләр бар, имеш. Халыкта мондый затларны җенләнгән диләр. Белүемчә, андый кешеләр сезгә дә еш мөрәҗәгать итә. – Әйе, бик күп шалтыраталар, ләкин аларны кабул итәргә ашкынып тормыйм. Моннан унбиш ел чамасы элек өшкерү белән махсус шөгыльләндем. Өшкерү серләрен дә өйрәндем, чит илләрдәге өшкерүчеләр белән дә күрештем. Тик ахырдан көнгә кырыгар кеше үзен өшкертергә килә башлагач, тормышның рәте китте. Шуңа да бу эштән әкренләп читләшергә туры килде. Хәзер инде күп мәчетләрдә өшкерүче, бу эш белән җитди шөгыльләнүче хөрмәтле имамнар бар. Дөрес, кайчак бик авыр хәлдә калган кешеләрне кире борып җибәреп тә булмый. Аллаһы Тәгаләдән куркып, мөселман хакы дип, өшкерергә алынам. Соңгы арада да шундый берничә гаилә белән эшләдем. Намаз укучы бер хатын сеңлесен алып килде. Ул кыз Казан хастаханәсендә табиб булып эшли. Зиратка кергәч, кабердәге мәетләрне күрәм, кайсында ир-ат, кайсында хатын-кыз ятканын әйтәм, ди. Кабер ташын барып карыйлар, шулай була икән. Өйдә дә диванда, өстәлдә утырып торган затларны күрә ди. Баксаң, әнисенең әнисе сихерче булган һәм шул хатын оныгына аяк киеме бүләк иткән. Бу кыз шуны кигәч, аягы авыраеп егылган. Әбисе аңа шул рәвешле үзенең сихерче сәләтен тапшырган. “Хәзрәт, мин бу сәләттән ничек котылыйм? Кияүгә чыга алмыйм, берәү белән танышканым да юк”, – ди. Намазга басарга, яулык бәйләргә тели, шулар ярдәменә өметләнә. Икенче бер гаиләдә ир белән хатын аерылышу дәрәҗәсенә җиткән, бер-берсенә талак әйтешкәннәр иде. Ирнең хәле начар, холыксызлана, кычкыра, акыра, сүгенә, өйдән чыгып китеп, урманда йөри, аннан кайткач, тагын давыл кубара икән. Коръән укый башлагач, аның кыяфәтен күреп, хатынының исе-акылы китте. Өч-дүрт мәртәбә Коръән укып өшкергәч, гаиләләрендә тынычлык урнашты. Хәзер инде никахларын яңарттылар, матур гына яшиләр. Өченче бер гаиләдә балалары өйләрендә җеннәр күрә. Хуҗа дингә бөтенләй ышанмый иде. Вәгазьләр сөйләгәч, әкренләп намазга басты. Ләкин аңа карап кына өйләрендә тынычлык урнашмады. Мин инде: “Сәбәп фатирдамы, әллә үзегездәме икәнен белү өчен берәр атна әниләрегездә яшәп торыгыз әле. Өегездән киткәч, тынычлык урнашмаса, Коръән укып, торакны чистартырга кирәк”, – дип тәкъдим иттем. Күпләрнең фатирында үзләренә кадәр кемнәр генә яшәми бит! Алардан да әшәкелек калырга мөмкин. Җен ияләшсә, ниндидер тынгысызлык башлана, йоклаганда бала сискәнеп уяна, йоклаганда бастырылу күзәтелә. Бу – бик аяныч хәлләр. Аллаһы Тәгалә: “Җеннәрнең дә, шайтаннарның да зыяны минем рөхсәттән башка килмәс”, – ди. Андый авырлыклар берәрсен рәнҗетү сәбәпле дә бирелергә мөмкин. Алда сөйләнелгән гаиләдә дә хатыны: “Килендәшемне бик каты җәберләдем”, – дип ачылды. Андый вакытта кеше гөнаһларын искә төшереп тәүбә итәргә, бу бәладән котылу юлын Аллаһы Тәгаләдән сорарга тиеш. Ул ярдәм итмәсә, берәү дә беркемгә булыша алмый. “Өшкерегез әле”, дип килүчеләргә дә, “кулымда шифа юк”, дим. Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исем-сыйфаты арасында шифаландыручы дигәне бар. Кеше өшкерүче укыган Коръәни Кәрим аша Аллаһы Тәгалә шифа бирүенә инанса гына дәвалануның нәтиҗәсе була. “Бу кеше сихәтләндерде, ул савыктырды”, дип әйтү исә – ширек сүз. Шифа Аллаһы Тәгалә кулында.

– Сихер ничек барлыкка килгән?

– Сихер гыйлеме Сөләйман пәй­гамбәр заманында ук таралган. Аңа Аллаһы Тәгалә шундый көч-куәт биргән, ул бит җеннәр, хайваннар, пәриләр белән идарә иткән. Җеннәр бу хөкемгә ризасызлык белдереп, гел ниндидер хәйлә уйлаганнар һәм сихер китабы язып, шуны Сөләйман пәйгамбәр тәхете астына күмеп куйганнар. Ә инде Сөләйман үлгәч: “Ул үзенең патшалыгын сихер белән идарә иткән”, – дип аның турында копкы тараталар. “Каян беләсез?” – дип сорагач, тәхет астын казып карарга тәкъдим итәләр. Аннан теге сихер китабын тартып чыгаралар. Сөләйманга нәфрәт белән яшәүчеләр шул китапка ышана һәм аны Сөләйман китабы дип атыйлар. Бүген җир йөзенә таралган магия, сихер һ.б. шул китаптан чыккан. Сихер хак нәрсә, аның көче бар. Ләкин Аллаһы Тәгалә ирек бирсә генә җеннәр аша сихер тәэсир итә. “Бәкара” сүрәсенең 102 аятендә сихер турында бәян кылына.

– Җенләнү белән сихер аерыламы?

– Җенләнү – сихернең бер төре. Ягъни сихерне кешене авыру, аеру, үзенә кул салу һ.б. ярдәмендә ясыйлар. Бик каты итеп сихерләгәндә кешегә җен кереп оялый. Ул шулай ук гафләт халәттә, ягъни адәм баласы онытылып китеп, гөнаһ кылып йөргәндә дә керә ала. Андый очракта җен ниндидер максат белән керми һәм аны чыгаруы да җиңел. Ә менә сихерче тәэсире белән махсус җен керсә, аны чыгару гаять авыр. Бу күренеш – җенләнү дип атала.

– Җен кешенең эчендә нишли?

– Җен билгеле бер максат белән, әйтик, кешене үтерергә дип керергә мөмкин. Адәм баласының нинди әгъзалары зәгыйфь була, ул шуларга тәэсир итә башлый. Кеше ябыга, хәлсезләнә, башы яки бүтән әгъзасы авырта, ашаган ризыгыннан бәрәкәт алмый, азыкның энергиясен җен суыра, ә медицина анализлары организмында бернинди җитешсезлек күрсәтми. Ул тынгысызлана, үзен кулда тота алмый. Анда невроз кебек авырулар башланырга мөмкин. Кемдер хәтта шизофрения хәленә җитә. Җенләнүнең күп төрле дәрәҗәләре бар. Кеше гайре табигый халәткә җиткәч, хастаханә юлын таптап арыгач, “миндә берәр нәрсә юкмы икән” дип дин әһелләренә бара. Алар инде Коръән һәм догалар укып, өшкерергә керешә. Башка төрле ысуллар куллану шәригать кануннарына туры килми. Коръәнне дөрес итеп укыганда, кешедә җенләнүнең билгеләре дә күренә. Аяк-кулы, бармаклары калтырый, аның бүлмәдән чыгып качасы килә, кычкыра. Кайберәүләр хәтта Коръән укучыга барып ябыша.

Дәвамы бар.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,

3 ноябрь 2016 № 44

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сихер