Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сират күперен кичкәндә нинди гамәлләр ярдәм итә?

Кайчан да булса Кыямәт көне җитәчәк. Барыбыз да җавап тотар өчен Аллаһы Раббыбыз каршына җыелачакбыз.

Күз алдыбызга китерик: без шушы сират күперендә басып торабыз. Алдыбызда - җәннәт, ә аста - җәһәннәм. Сират күперен кичеп чыгуда ярдәм итә торган 5 гамәл бар, дип яза "Дин вә мәгыйшәт". Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм алар турында болай дип әйткән:

1. “Әл-Кәһф / Мәгарә” сүрәсен уку. “Җомгага каршы кичтә “Әл-Кәһф / Мәгарә” сүрәсен укучы кешене аның белән Кәгъбәтуллаһ арасындагы нур яктыртып торыр. (Әл-Бәйһакый).

2. Агарган чәчләр. “Агарган чәчләрне йолкымагыз. Дөреслектә, ул - Кыямәт көнендә яктылык” (Әбү Давыд).

3. Намаз һәм сәдака. “Намаз – ул нур, сәдака – ул дәлил, ә сабырлык – ул яктылык”. Намаз һәм сәдаканың нуры һәм сабырлык Кыямәт көнендә безнең юлыбызны яктыртып торыр.

4. Кешеләргә ярдәм итү. “Аллаһы Тәгалә мөселман кардәшенә ярдәм итәргә дип чыккан кешенең аякларын “аяклар тая торган көндә” ныгытыр” (Әт-Тәбарани).

5. “Әд-Доха намазы”. “Һәр көнне иртән тәнебездәге буыннар санынча сәдака бирү тиешле. Бу сәдаканы иртән укыла торган нәфел намазы “Әд-Доха” алыштыра” (Имам Әбү Давыд, Мөслим), дип яза Кызыл таң.

 

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам сират күпере