Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сәхәргә тормыйча гына тотылган Ураза дөрес буламы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәхәргә тормыйча гына тотылган уразаның бозылмавын әйтте. (Гадел Әхмәтҗанов, "Татар информ")

«Бу сорауны бик күп егетләр бирә: «Хәзрәт, тормасаң ярыймы?» – диләр. Әйтик, кешегә иртән эштә булырга кирәк. Сәхәрне ашаса, төн буе йокламаса, эштә эшли алмас, эштән дә куарга мөмкиннәр. Без моны аңлыйбыз. Әлбәттә, тормасаң ярый, гөнаһы юк, ураза кабул була. Ләкин тору хәерлерәк», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышында.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, шулай да, сәхәргә тору хәерлерәк санала. «Расүлебез (с.г.в.) «Сәхәр – ул сөннәтем», ди. Торып ашасагыз, бәрәкәте бик күп, ягъни ул вакытта Аллаһы Тәгалә бөтен догаларыбызны кабул итә», – диде ул.

«Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышы чыкты. Уразага кагылышлы иң актуаль сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде. Тапшыруны безнең Ютуб-каналда карый аласыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/skhrg-tormyycha-gyna-totylgan-uraza-dres-bulamy

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-xazrat-xairullin-saxarga-tormaunyn-gonahy-yuk-5853278

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев