Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Смәел авылы мәчетендә Изге Рамазан ае уразасы зур Ифтар мәҗлесе белән башланган

Мөселман дөньясы өчен иң изге айлардан булган , Изге, Аллаһының Китабы Коръән Кәрим иңгән Рамазан ае быел 15 нче майда, кояш баеп, ай калыккач башланды.

Мәчетебездә бу кичтә, авылдашларның актив катнашы белән, динебездәге иң саваплы гамәлләрдән булган гамәл- тәүге Тәравих намазы укылды. Ә инде 16 майда Рамазан ае уразасын башладык. Менә инде икенче ел , бу көнне мәчеттә зурлап Ифтар ( авыз ачу ) мәҗлесе үткәрәбез.

Узган ел ул 27 майга туры килгән иде. Мәҗлестә барысы 120 ләп кеше катнашты, , иң куанычлысы, шуларның 30 лабы укучы балалар. Мәҗлеслестә 89 яшен тутырган, район энциклопедиясенә кергән, орденнар кавалеры, ветеран терлекче, авылыбызның хөрмәтле абыстае Разыя апа Газыйм кызының, мөхтәрәм абыстаебыз 87 яшен тутырган Фәүзия апа Нурмөхәммәт кызының, 87 яшьлек Бикә(Гыйззәтбану) Шакирҗан кызының, Малмыж шәһәреннән килгән кунаклар, күп еллар шәһәрнең актив дин эшлеклесе булган, 93 яшьлек Камил абый белән , җәмәгате Нурдидә Нурмөхәммәт кызының катнашулары, мәҗлесне тагын да күркәм итте.

Мәҗлесне оештыруда төп иганәчеләр Смәел авыл хуҗалыгы кооперативы, аның рәисе Шакиров Илһам Мансур улы һәм җирле эшмәкәребез Әхмәдиев Фәнис Васил улы булсалар, аңа бик күп авылдашларыбыз, килгән кунаклар да зур өлеш керттеләр. Мәҗлескә килгән һәркем бүләк белән килде. Мәҗлес табынын әзерләүдә һәм аңа хезмәт күрсәтүдә , абыстаебыз Зөлфия ханыбыз җитәкчелегендә 20ләп “мәчет апалары” катнаштылар. Мәктәпнең югары сыйныфыннан сигез кыз, укытучы Гүзәл Солтан кызы җитәкчелегендә, шулай ук зур ярдәм иттеләр.. Авыл халкы, килгән кунаклар бу чарадан бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга Аллаһының рәхмәләрен теләделәр. Мәҗлескә кунаклар кичке 7 сәгатькә чакырылып, ул Коръән уку белән башланып китте. Аннан соң Рамазан уразасының фазыйләтләре турында күрше Шешеңәр авылы имамы Илнур хәзрәт Әсхатов тирән эчтәлекле вәгазь сйләде. Җирле үзидарә башлыгы Рифнур Гайнан улы килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, мондый чараларның алга таба да дәвамлы булуын теләделәр. Авыз ачу вакыты кергәч, авыз ачып, җәмәгать белән Ахшам намазы укыганнан соң, мәҗлес мул табын артында дәвам итте.


Солтан Фатыйхов,
Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан