Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Смәелдә мөнәҗәт әйтү бәйгесе узды(+фото)

Ислам дөньясы өчен изге айлардан саналган Рәҗәп ае бара.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләре бер хәдистә: «Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае», – дип әйткән. Берәү Пәйгамбәребездән (с.г.в.) : «Йә, Расүлүллаһ, ни өчен Рәҗәб — Аллаһ ае соң ул?» – дип сораган. Рәсүл әкрам (с.г.в.) : «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган», – дип аңлаткан.

Шушы изге айда Смәел авылы мәдәният йортында балаларның мөнәҗәтләр әйтү бәйгесе булып узды. Авылга районның әхлак дәресләре укытучылары җитәкчелегендә укучы балалар җыйналдылар. Район мәктәпләреннән җыенга- үзләрендә җиңеп чыккан  28 бала килде.

Бәйгене уздыру өчен Татастанның Баш казые Җәлил хәзрәт, Балтач Җәмигъ мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ринат Камил улы килгәннәр иде. Балаларның чыгышларын Татарстанның атказанган артисты, мөнәҗәтләр әйтү остасы Ильяс Халиков, Смәел егете Ирек Фатихов, районның  мәктәптән тыш эшләр булеге мөдире Дилүс Дамир улы бәяләде.

Балалар бәйгегә бик яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Иң авыры, мөгаен, аларның чыгышларына бәя биргән жюригә булгандыр. Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.

Мөнәҗәт – илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог.

Укучылар аны зур осталык белән башкардылар. Жюри рәисе Ильяс әфәнде урыннарны билгеләгәндә сүзен: “Балалар, сез бүген барыгыз да җиңүче”- дип башлады. Шулай да, аеруча зур хәзерлек белән килгән Норма мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Әмир Хәбибуллинга “Әй Мөхәмәт Мостафа”, Балтач мәктәбенең  4 сыйныф укучысы Әскарова Зилиягә “Йә Расулуллаһ”, Карадуган мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Нуриева Фирүзә, Сәләхова Нәсимә “Укы Коръән”, Смәел мәктәбенең 5 сыйныф укучысы   Нәбиева Әдилә “Инандым бер Аллаһка” мөнәҗәтләрен әйтеп беренче урынга лаек булдылар.  Шулай ук Сосна мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Рәхимова Әдилә “Инандым мин Аллаһка”, Кенә мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Хәйбулова Гүзәл “Бер исемең синең Әхмәд” мөнәҗәтләрен әйтеп икенче урынга, Шубан мәктәбенең 4 сыйныф укучысы  Садыйков Раян  “Инандым бер Аллаһка”, Куныр мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Вәккасова Ралия “ Мәчетләргә илтә сукмак” мөнәҗәтләрен әйтеп өченче урыннарга лаек булдылар. Бөрбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф малайлары Заһидуллин Булат, Гыйлмуллин Солтан, Хөсәенов Гадел  Пәйгамбәребез с.г.в. гә салаватлар әйтеп, аерым бүләккә лаек булдылар. Бүләкләрне Җәлил хәзрәт үзе тапшырды. Бәйгегә жюри йомгак ясаган арада Җәлил хәзрәт балалар белән бик мәгънәле, тирән эчтәлекле әнгәмә уздырды. Анда Аллаһның берлегенә ышану, ничек итеп гөнаһлардан саклану, ахырзаманны ничек ерагайтып булу турындагы фикерләрне балалар йотлыгып тыңладылар.

 

Бәйгенең программасын эшләүдә Смәел мәктәбенең әхлак дәресләре укытучысы  Гүзәл Солтан кызның эшне бик иҗади якын килеп, оста итеп оештыруын әйтергә кирәк. Бәйгене алып баручылар, аның  укучылары Әдилә белән Раушан бик матур тәэсир калдырдылар. Мөнәҗәтләр бәйгесе әле районда беренче тапкыр уздырылса да, һәркем өчен истәлекле булды. Мондый чараларны уңышлы уздыруның чишмә башы ераклардан килә. Районда, әле Татарстанда беренчеләрдән булып, Җәлил хәзрәтнең зур тырышлгы белән 1998 елдан, инде 24 ел  мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытыла. Әхлак дәресләре укытучыларының зур тырышлыклары белән районда 2008 елдан һәр ел саен Коръән уку бәйгеләре, 2010 елдан намаз уку бәйгеләре оештырыла. Инде 10 елдан артык Җәлил хәзрәтнең “Мөселман балалар Сабантуйларын” уздырып килүе дә, балаларны динебезгә тартуда зур тәрбия чаралары булып торалар.  Быелгы мөнәҗәтләр бәйгесендә дә, аны алга таба һәр елны районның төрле авылларында чиратлашып  уздыру бурычы куелды. Районда  инде 2007 елдан Казан “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәнең филиалы эшли. Бу да безгә дини кадрлар хәзерләүдә зур чыганак булып тора. Анда районнан гына түгел, күрше районнарда, Киров өлкәсеннән кадәр килеп белем алалар. Моннан утыз ел  элек,1992 елның 5 декабрендә  районда беренче мәчет Бөрбаш авылында, икенче мәчет шул ук елның 11 июнендә Түбән Кенә авылында ачылса, районыбызда инде 44 Аллаһ йорты- мәчетләр булу белән без бик бәхетле.  Бергә эшләгәндә генә матур нәтиҗәгә ирешеп була.Мөнәҗәтләр бәйгесен уздырганда да без шул бердәмлекне күрдек. Ул мәчет, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләренең  бердәм  эшләвендә ачык чагылды. Без шулай ук Смәел  җәмгыятенең, аның директоры Илһам  Мансур улының барлык чаралар уздырганда да ныклы терәк булуын сизәбез. Шунысы куанычлы, без бик бәхетле заманда яшибез. Мәчетләрне җимергән, динне кыскан нинди генә авыр заманнар булмаган. Моны өлкәннәребез бигрәк тә яхшы хәтерлиләр. Шулай да динебез дә, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә сакланып калган.  Безнең бурыч аларны  алдагы буыннарга да тапшыру, үзебездән иманлы буыннар калдыру. Балалар белән уздырыла торган чараларның төп максаты да шуннан гыйбарәт.

Солтан Фатихов

Балтач районының Аксакаллар шурасы рәисе, Смәел авылы мөтәвәллияте башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөнәҗәт