Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Соау-җавап :" Ашлы суга йөрәгем әрни"

Йортта бик күп ашлысу җыела. Аңлыйм, күп пешергәч җыела инде диярсез. Бүген пешергәнне икенче көнне ашамыйбыз. Мал-туар, кош-корт асрамыйбыз, шуңа күрә кая ташларга белмибез.

Каты-коты икмәкләрне ярый инде әнигә илтәбез, ул язга бәпкәләргә киптерә. Зинһар, киңәш бирче, хәзрәт, ашлысуны нишләтик микән, унитазга ташла, без шулай итәбез диләр.Безне алай өйрәтмәделәр, нишләргә соң, чиләкләп әнигә ташып булмый. Җиргә дә күмгәләдем, балыклар ашасын дип елгага да аткаладым, кошлар ашар дип карга да ташкаладым.Тик йөрәгем тыныч түгел, әби әйтер иде, ризыкны кимсетеп ашау хәерчелеккә илтә дияр иде.

Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев ни дип җавап бирә? Газетаның киләсе санындагы "Нәсыйхәт" кушымтасыннан укыгыз.

Күршенең эте улап та күрсәтә "Күршебезнең эте улый, - дип язалар.- Улаган саен кунелсез хәбәр ишетәбез. Беләбез, юрарга ярамаганын, хәерлегә булсын, дибез. Әмма дөрескә туры килә бит. Күршегә ничек җайлап кына әйтергә икән, этен бик ярата, шуңа соравыбыз иде. Аны улаудан туктатып булмас инде, тик болай да яшәп булмый. Диндә эт улау турында ни диелә?"

Рамил хәзрәтнең җавабын "Хезмәт " газетасының "Нәсыйхәт" кушымтасыннан укый аласыз. (22 февраль саны).

 

Фото: баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап