Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шода авылы мәчетендә кабат ифтар ашлары узды (фото)

Рамазан ае дәвамында күркәм итеп ифтар мәҗлесләре уздырылды. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үткәргән ифтарларыбыз кабул булсын.

Шода  мәчетендә киң күңелле авылдашлары Җәмил Хәлирахманов ярдәме белән кабат ифтар мәҗлесе уздырылды. Шушы көннәрдә исә Мәскәүдән авылга кайтып төпләнеп торучы Айдар шодалыларны мул сыйлы табыннар артына ифтарга җыйды. Игелекле авылдашлар көче белән әзерләнгән мул табыннар артына ураза тотучылар, дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды. Илләребезнең тынычлануын теләп догалар укылды.

— Хөрмәтле авылдашлар! Ураза аеның санаулы гына көннәре калып бара. Рамазан ае дәвамында күркәм итеп ифтар мәҗлесләре уздырылды. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үткәргән ифтарларыбыз кабул булсын. Күргәнегезчә, табыннар сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Башка елларда да бүгенгедәй мул табыннар артына җыелырга язсын, — диде Илнур хәзрәт Әсхатов.

Соңыннан «Ашны әзерләүдә, оештыруда, пешерүдә ярдәм иткән һәм акчалата булышкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә үзенең әҗерен насыйп итсен», дип дога кылды ифтар мәҗлесендә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар Шода авылы