Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шода авылының игелекле улы Җәмил тагын авыл халкын сөендерде (фото)

Камил улы Җәмилгә авыл халкы өчен эшләгән изгелекләре өчен Аллаһның рәхмәте булсын, эшләре гел үңышлы барсын, гаиләсендә иминлек булсын.

Шода авылының игелекле улы Камил улы Җәмил тагын авыл халкын сөендерде.

Җәй башында балаларга лагерь өчен иганә ярдәме күрсәтте, ә хәзер корбанга тана суйдырып, Шода авылында 93 кешегә, Кунырдан 15 кешегә ит өләшенде, авыл мәчетендә корьән ашы үткәрелде. Балтачтан Гомәр хәзрәтнең вәгазе тыңланды. Шулай ук Сәрдек авылы мулласы, Кунырдан Рәфис мулланың чыгышлары да бик үтемле булды. 

Шушы эшләрнең башында Куныр авыл җирлеге Ак калфак оешмасы җитәкчесе Зәкиева Фәйрүзә Гыйлмулла кызының зур хезмәтен әйтеп китмичә булмый. Корбанга суйдыру, тарату, аш үткәрү, Шода авылының мәчетен шулай карап-тәртипләп торучы, мәчетнең гөрләп эшләп торуында аның хезмәте бик зур. 

Авыл халкы, килгән кунаклар аңа олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Камил улы Җәмилгә авыл халкы өчен эшләгән изгелекләре өчен Аллаһның рәхмәте булсын, эшләре гел үңышлы барсын, гаиләсендә иминлек булсын.

Илзия Нәҗипова,
Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев