Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Соңга калмагыз... эш бетми икән ул

Тәвәккәлли алмадым, ахрысы. “Пенсиягә чыккач, өлгерермен әле”, – дип уйладым.

Мин гомер буе тырыш, эшчән кеше булдым. Шуңа күрә эшләгән вакытта ук машина да, трактор да алдым. Сүз тыңлаучан кеше буларак, беркайчан да буш вакытым булмады. Эштән соң да кемгәдер әйбер алып кайтасы, кемнеңдер бакчасын сукалыйсы, утыртасы, чәчәсе булды. Эш урынында оештырылган бәйрәмнәргә барырга әллә вакытым җитмәде, әллә үзем читенсендем. Күршеләргә ияреп, мәчеткә гает, җомга намазларына барасым килде – ничектер барылмады. Тәвәккәлли алмадым, ахрысы. “Пенсиягә чыккач, өлгерермен әле”, – дип уйладым.

Таза вакытта дөнья куасың икән. Лаеклы ялга чыккач та берничә ел төп урынымда да эшләдем, эштән соң да “шабашка” табылып торды. Кыскасы, элеккечә дәвам иттем. Инде күңелем белән мәчеткә барырга да хәзерләнеп җиткән идем...

Тик, кызганычка, уйламаганда-көтмәгәндә мине инсульт “эзләп тапты”. Урын өстенә калдым. Уйланырга вакыт күп булды. Менә шул чакта хезмәттәшләрем белән чакырылган кунакларга бармавыма да, күршеләрем белән мәчеткә йөрмәвемә дә бик үкендем.

Хәзер йөрергә дә, сөйләшергә дә сәламәтлек җитми. Дөрес, инде өй эчендә йөрим, аз булса да, догалар укырга тырышам. Күңелдә үкенеч. Мин соңга калдым. Бәлки, минем кебек сузып йөрүчеләр бардыр. Сез булса да соңармагыз дип, бу хатымны яздырам.

Исемем редакция өчен генә.

 Автор тагын ни хакта яза? - "Хезмәт" битләрендә, 28 июнь.

Фотолар  язмага тәңгәл  килмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: намаз