Соңгы юлга озату
Мәет нинди генә булмасын – изгеме ул, әллә гөнаһлымы, ул исәннәрдән дога көтә
Кешенең гомерендә күрәсе булган иң авыр сынаулары, аның җан бирер алдыннан булган хәле. Коръәндә бу хәләт «сәкәратуль-маут» – үлем исереклеге дип атала. Бу хәләттә кеше зур авырлыклар, сызлаулар кичерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә үләр алдыннан бу хәләтне кичерде. Аның бик көчле башы авыртты, тәне сызланды, тәне кызу иде, аңын да югалткалый иде. Намазларын да ул баскан хәлдә укый алмады, көч-хәл белән утырып кына укыды. Үлем түшәгендә ятканда әйтте: «Дөреслектә безгә (пәйгамбәрләргә) бәлаләрнең авыррагы бирелә, шуңа әҗере дә безгә икеләтә булыр», – диде. Яки Ибн Мәсгуд, чирләп яткан Пәйгамбәрнең хәлен белергә килгәч, Пәйгамбәр (с.г.в.) аңа әйтте: «Миңа сезнең арагыздан ике иргә бирелгән авырлык бирелде». Ул: «Шуның өчен сиңа икеләтә әҗер булырмы»? Ул: «Әйе, әгәр дә мөселманга бер авырлык ирешсә, хәтта аның тәненә чәнечке кадалса да, Аллаһ аның гөнаһларын ярлыкар, агачның кипкән яфраклары коелган кебек гөнаһлары коелыр», – диде.
Үлем исереклеге вакытында кеше акылын югалта. Ул ни әйткәнен дә аңламас, яки сүз әйтерлек көче дә булмас. Әгәр дә Аллаһ аңа аерым бер ныклык бирмәсә. Менә бу вакытта аңа ныклык һәм бездән ярдәм кирәк булыр. Кешенең соңгы сүзе, Раббысын мактаган сүзләр булырга тиеш яки иң яхшысы – «Ләәә иләәһә илләллаһ» сүзен әйтеп үлүе. Шуның өчен аның янында кемдер булып, бу сүзне кабатлап утыру мәслихәт (үлүче кеше бу сүзләрне ишетеп кабатласын өчен). Кем бу сүзне әйтеп, иманлы тормыш белән яшәде икән, аңа бу сүзне әйтү җиңел булыр, Аллаһ аңа ныклык бирер.
Шулай ук үлеп баручы кешегә Ясин сүрәсен уку да җиңеллек бирер һәм җан чыгуы җиңелрәк булыр.
Кеше җан биргәч
Кеше үлгәч, күзләрен йомдыралар, авызы ачылып китә торган булса, яулык яки марля белән ияген башына бәйләп куялар. Корсагы күперсә, кайчы сыман берәр авыррак нәрсә куела, өсте, йөзе каплана. Мәетне аягы белән, яки уң ягы белән кыйблага каратып яткыралар. Әгәр дә болай эшләп булмаса, шул яткан хәлендә калыр, зыяны булмас.
Мәет юылганчы ул әле пычрак (нәҗес) булып хисапланыр. Юылгач кына пакьланыр. Мәетне юу һәм кәфенләү тәртибен әйтеп тормыйм. Чөнки мәетне юарга юу тәртибен белүче кешеләр килә, алар башкара. Әмма шунысын әйтәм, әгәр дә иң кимендә мәетнең барлык җиренә су ирештерелсә, ул юылган булып хисапланыр һәм иң кимендә берәр тукымага төрелсә, ул кәфенләнгән саналыр. Шул чак аңа инде җеназа намазын уку дөрес булыр. Шуны белү кирәк, мәетне юучыларга мәетнең олы гаүрәтенә һәм гаүрәт тирәләренә карау катгый тыела. Шуның өчен кайбер җирләрдә тастар тоталар. Ике яки күбрәк кеше мәет өстеннән берәр тукыма (простыня) тотып торалар, ә юучылар, шушы тукыма астына кулларын тыгып, мәетне юалар. Яки кайбер җирләрдә мәетнең гаүрәтен һәм шул тирәләрне берәр тукыма белән каплап куялар һәм шул тукыма астына кулларын тыгып юалар. Кайсы җирдә нинди гадәт кабул ителгән, шулай эшлиләр. Ике ысул да дөрес.
Мәетне өйдән чыгарганда аягы белән алга куеп чыгарырлар. Моның хикмәте шунда, әгәр дә өйгә баскычтан менеп керә торган булса, мәетне чыгарганда башы белән чыгарылса, мәет баш ягына авышачак, эчендәгеләре авызыннан агып чыгарга мөмкин. Аяк белән чыгарганда мондый күңелсез хәл булмаячак. Шул сәбәпле, аяк белән чыгару гадәте кереп калган.
Җеназа уку
Җеназа намазын уку өчен тәһарәтле булу шарт булып тора. Тәһарәтсез җеназа намазын уку дөрес түгел. Шуңа күрә үзен мин мөселман дип санаган кеше җеназа намазына әзерләнеп, тәһарәтләнеп килергә тиеш була. Әгәр дә без шулай эшләсәк, безгә дә шулай эшләячәкләр. Халыкның күплегеннән мәеткә бер файда да юктыр, әгәр дә алар җеназа намазына басып, дога кылмасалар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәетне тизрәк җирләргә киңәш итте. Шуңа күрә иртүк кабер казу эшләренә керешәләр, ә юучылар иртүк килеп мәетне юа башлыйлар. Ләхет ала башладылар дигән хәбәр килгәч, халык «тәхлилгә» кереп китә, шуннан җеназа укыла. Бу вакытка инде кабер әзер дә була.
Мәетне яру
Күмүне тоткарлый торган, халыкны борчыган бер мәсьәлә бар: ул – мәетне яру. Шуңа өстәп әле бу түләүле дә. Кайбер очракларда мәетне ярдырмыйча калырга да мөмкин. Әгәр дә олы яшьтәге кешенең (мәетнең) туганнары тарафыннан баш табиб исеменә гариза язылса, аны ярдырмыйча җирләргә рөхсәт ителә. Татарстан Диния нәзарәтендә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан җибәрелгән махсус хат та бар. Бары тик судка барып җитәрлек хәлләр булганда гына ярдыру мәҗбүри куела. Башка очракларда ярдыру-ярдырмау мәсьәләсе вафат булучының туганнарыннан тора. Авыру тарихында нинди чирләр булуы язылган. Олы кеше үлем хастасы белән чирләгәндә яки өйдә үлгәндә участок табибын чакырталар. Суд белән бәйле эшләр юк икән, табиб йөрәк, үпкә яки башка авырулардан үлде, дигән белешмә бирә. Шул белешмә белән үлем турында таныклык һәм җирләргә рөхсәт кәгазе алына. Моргка ярдырырга җибәрсәләр, баш табибка гариза белән керергә кирәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 179 нчы боерыгында да ул турыда язылган. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән дә шул ук сүзләрне әйттеләр. Диния нәзарәте каршында эшләүче Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та шул фикердә: «Мәетне яру шәригать кануны буенча гөнаһ санала. Тик хәзер дөньялар үзгәрде. Кеше теләсә-кайсы яшьтә, мине ярмасыннар дип, язу калдыра ала, әмма дөньяда кинәт үлем дигән нәрсә дә бар бит әле. Андый очракта үлемнең сәбәбен ачыклау өчен ярмыйча булмый. Бәлки агу эчерткәннәрдер яки башкасы… Хәзер заман шулкадәр катлаулы ки: әллә нәрсәләр булырга мөмкин. Шуңа күрә табиблар белән болай килештек: кеше 75 яшьне узгач вафат булган очракта, картлык сәбәпле үлем дип әйтеп була»...
Мәетләргә дога кылу
Аллаһ бу дөньяны уен диде, ә безнең ия булган барлык нәрсәләребез уенчыклар. Килер бер көн, без бу уенчыкларыбызны калдырып, Раббыбыз каршына кайтачакбыз. Кеше бу дөньяга ничек бер нәрсәсез килде, шулай китеп тә барачак. Үлем хәерче белән патшаны тигезләр. Әмма үлем явыз белән изгене тигезләмәс. Мәет нинди генә булмасын – изгеме ул, әллә гөнаһлымы, ул исәннәрдән дога көтә. Кылган догаларыбыз сәбәпле, әрвахларның гөнаһлары ярлыкана һәм дәрәҗәләре күтәрелә. Әрвахларыбызга доганы муллалар гына түгел, ә без һәрберебез дә кылырга тиеш. Сәдака күтәреп, мулла янына чабарга кирәкми, бары тик кулларыбызны күтәреп, үз туган телебездә: «Йә Раббым! Минем (әти-әниемә, әби-бабама, балама, туганыма) шушы догаларымны ирештер, аларның гөнаһларын ярлыка, аларның хәлләрен җиңеләйт, аларга рәхимле бул», – дип әйтеп, ихлас дога кылсак, бу бездән аларга ярдәм булыр. Әрвахларыбызга ешрак дога кылыйк, 3се, 7се, 40ы мәҗлесләрендә кылган догалар белән генә чикләнмик.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев