Соклангыч дүрт бертуган
85 яшен билгеләп үтүче Мөнәвәрә апа балалары, оныклары, оныкчыклары булу белән, сеңелләре Мәчтүрә, Рузилә, Минзиләнең авылда яшәүләре, даими аралашып торулары белән чыннан да бик бәхетле.
Мин бүгенге язмамда Смәел авылының бик хөрмәтле кешеләреннән булган, сугышның беренче көннәреннән фронтка китеп, аннан авыр яраланып, 1944 елда авылга кайткан Шәмсетдин бабай, аның тарихка “сугыш чоры балалары” булып кереп калган кызлары турында язарга уйлыйм. Шәмсетдин абый Мәймүнә апа белән матур гына яшәп ятканда сугыш башлана. Алар бер гаиләдән биш егет – Гыйматдин, Шәмсетдин, Минһаҗетдин, Зыятдин, Исмәгыйль, кулларына корал алып, Ватанны сакларга китә, өчесе шунда ятып кала.
Шәмсетдин бабай, сугыштан бер кулы яраланып кайтса да, колхоздагы эшләрдән калмый, җәен көтү көтә, кышын каравыл тора, атлар карый. Аңа бу эшләрдә кызлары, бирәк тә олы кызы Мөнәвәрә зур терәк була. Шәмсетдин бабай тормыш иптәше Мәймүнә апа белән 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Иң куанычлысы, аларның дүрт кызлары: Мөнәвәрә, Мәчтүрә, Рузилә, Минзилә үзләренең бәхетләрен туган авыллары – Смәелдә таптылар һәм алар бүген дә исән-саулар. Кызларының һәрберсе авылдагы төп йортларның киленнәре булып, тормыш авырлыкларын җиңеп, матур гомер кичерәләр. Матур гаиләләре, уллары, кызлары, оныклары бар. Картаймыш көннәрендә әти-әниләренең дә төп терәкләре булдылар, аларны кадер-хөрмәт белән тәрбияләп, 1988 елда, бер-берсеннән 8 көн генә аерма белән бакыйлыкка озаттылар.
Шушы көннәрдә Мөнәвәрә апага 85 яшь тулды. Ул чордагы күпчелек яшьтәшләре кебек, Мөнәвәрә апа да хезмәт юлын җиденче сыйныфны тәмамлауга ук башлый. Ул үзенең җәй көне ындыр сугуларын, кул белән борчак, печән чабуларын, ындыр табагында ашлык суыруларын искә алып сөйли. Аңа, бик булдыклы яшь кызга күбрәк кырда эшләүчеләргә ашарга пешерткәннәр. Аның үзе сөйләвенчә, һәрбер кеше өеннән берәр бәрәңге алып килеп, аны тамгалап ашка салганнар. Ашаганда һәркем үз бәрәңгесен генә ала торган булган. Кышларын яшь кызларны, өлкәннәргә ияртеп, урман кисәргә җибәргәннәр. Мөнәвәрә апа тормышлар уңайланганч та, механизаторларга ашау пешергән. Колхоздагы хезмәт стажы да 39 ел тәшкил итә. Зур тормыш сынаулары узарга туры килсә дә, Мөнәвәрә апа үзен бик бәхетле саный. Алар 1956 елда, үзе дә яшьтән әтисез калып үскән, тормыш авырлыкларын бик иртә татыган авылның бик булдыклы егете Мансур абый белән гаилә коралар. Мөнәвәрә апа төп йорттагы кайнанасы Бәдерниса апа, Мансур абыйның сеңлесе Гөлҗиһан апа белән, аларның үз кызлары кебек якын булып, яши башлыйлар.
Мансур абый даими рәвештә фермада атлы эшләрдә эшләде. Ул үз эшенә чын бирелгәннәрдән, алдыңгы колхозчы иде. Алар Мөнәвәрә апа белән 46 ел пар канатлар булып яшәделәр. Мансур абый авылда мәчет ачылганнан, 1995 елдан, даими мәчеткә йөрде, 2010 елда мәчет карты булып, 80 яшендә бакыйлыкка күчте. Мансур абый белән Мөнәвәрә апа ике егет, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. “Алма агачыннан ерак төшми” дигәндәй, балалары бик эшчән, булдыклы булып үсте. Олы уллары Зиннур армия хезмәтеннән соң Мәскәүгә урнаша. Төзелеш оешмасында зур автокранда шофер булып эшли, яхшы эшләгәне өчен күп кенә бүләкләргә лаек була, аның 38 ел хезмәт стажы бар. Кызлары Гөлнур Казан сәүдә техникумын тәмамлап, 31 ел Балтач райпосында хисапчы булып эшләде. Эшләү дәверендә ул райпоның, “Татсоюз”, Центрсоюзның күп кенә мактау хатлары, мактау билгесе белән бүләкләнә. Төп йорт хуҗасы булып калган кече уллары Рафил 1984-1986 елларда армия хезмәтен Әфганстанда уза, “Воинская доблесть” медале белән бүләкләнә. Ул бүгенге көндә Смәел хуҗалыгының алдынгы механизаторы. Алар авыл кызы Алсу белән гаилә корып, үрнәк гаилә булып яшиләр. Алсу озак еллар колхозда алдынгы сыер савучы булды, күп кенә республика күләмендә үткәрелгән сыер савучылар конкурсларында призлы урыннар яулады. Соңгы ике елда 1100 баш савым сыерга исәпләнгән Смәел мегафермасын уңышлы җитәкләде. Балаларның һәркайсы бүген инде үзләре әби-бабай, оныклар үстерешәләр. Фронтовик Шәмсетдин бабайның тамырлары тирән, аның лаеклы дәвамчылары бар дип, ышанып әйтеп була. Бу көннәрдә үзенең 85 яшен билгеләп үтүче Мөнәвәрә апа балалары, оныклары, оныкчыклары булу белән, сеңелләре Мәчтүрә, Рузилә, Минзиләнең авылда яшәүләре, даими аралашып торулары белән чыннан да бик бәхетле.
Солтан Фатыйхов,
Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе.
Рәсемдә: (сулдан-уңга) Мөнәвәрә, Мәчтүрә, Рузилә, Минзилә. Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев