Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорау-җавап

Мин әби-бабай белән үскән кеше, әле дә алар өйрәткән догаларны укыйм. Хәзер мулла-абыстайлар раббәнәә әәтинәә догасының соңгы тынышын укымый. Элек әби-бабайлар укый иде бит. Сәбәп нидә, аны ни өчен укырга ярамый, ул өлешнең мәгънәсе нәрсәне аңлата?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Әби-бабаларыбыздан таралган “Раббәнәә әәтинәә фиддунйәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәәръ», «вәхшүрнәә йәумәл кыяйәәмәти мәгәль-әбрар” догасына килгәндә, аның беренче өлеше Коръән аятеннән алынган (Әл-Бәкара сүрәсе), ә икенче өлеше өстәмә дога булып бара. Шул сәбәпле, намазда Коръәннән алынган өлеше генә укыла, намаздан тыш дога кылганда, багышлаганда өстәмә дога өлешен дә дәвам итеп уку күркәм гамәл.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев