Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорау – сездән, җавап – бездән

Рамазан ае җитте. Хәзер бөтен җирдә дә мәчетләрдә авыз ачтыра башладылар. Өйдә ачтыру саваплыракмы, әллә мәчеттәме?

Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы:
– Рамазан ае ул – изге, мөбарәк ай. Авыз ачтыру бу айда иң саваплы, изге гамәлләрнең берсе булып тора. Аңардан ким дигәндә авыз ачтыру савабы алырга була. Аны мәчеттә дә, өйдә дә үткәрергә мөмкин. Өйдә үткәрә калсаң, син пәйгамбәребез (с.г.в)нең васыятен үтәгән буласың: ул кунакларга кунакчыллык, хөрмәт күрсәтүне өндәде һәм бик хуплады. Пәйгамбәребез: кем Аллаһка һәм ахирәт көненә иман китерә, шул кунакларына хөрмәт күрсәтсен диде. Син өйдә авыз ачтырасың икән, беренчедән, авыз ачтыру савабын алсаң, икенчедән йортыңа, үзеңә, гаиләңә, йортыңа ураза тотучының хәер-догасын аласың. Бу инде зур, кирәкле хәзинә. Шуңа күрә өйдә авыз ачтыру, кияүгә кыз биргәндә, өйдә никах укытып озату күркәм гамәл санала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан