Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорау – сездән, җавап – бездән

Көн саен тәүбә намазы укып: “Белеп кылган һәм белми кылган бөтен гөнаһларымны кичер!” – дип, гомуми рәвештә генә теләк теләсәң, бөтен гөнаһларың да кичереләме? Бу тәүбә итү буламы? Әллә һәр эшләгән гөнаһыңны санап чыгарга кирәкме?

Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Аллаһка тәүбә кылыгыз. Дөреслектә мин көнгә йөз мәртәбә истигъфар кылам”, – диде. “Пәйгамбәребез (с.г.в.) гөнаһлы идеме?” –дип сорау бирсәк, әлбәттә, пәйгамбәребез (с.г.в.) гөнаһлардан пакь иде. Без беләбез: кеше һәрвакытта – белеп тә, белмичә дә ялгышлыклар, хаталар кыла. Әгәр без иман шартындагы кәлимәтел-истигъфарны карасак, анда әйтелә: “Белгән һәм белмәгән, яшерен вә ачык булган гөнаһларымны ярлыка”, – дип. Шуңа күрә һәр көнне истигъфар кылу кирәк. Әгәр кешенең күңелен тырнап торучы олы гөнаһы бар икән, анысына аерым тәүбә намазы белән тәүбә кылырга мөмкин.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам