Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорау – сездән, җавап – бездән

Сәҗдә кылганда теләгән теләкләрнең кабул булуы турында ишетеп беләбез. Ул теләкләрне һәр сәҗдә вакытында теләргә ярыймы, әллә аның өчен аерым намаз укырга кирәкме?

Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:
– Намазда Аллаһка иң якын вакыт – ул сәҗдә вакыты. Һәм сәҗдә вакытында иң бөек һәм иң хәерле сүз әйтелә: “Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә”. Мәгънәсе: “Бөек булучы Аллаһ бөтен кимчелекләрдән пакь”. Ягъни мин шушы бөек Аллаһ каршында иң хөрмәтле йөземне җиргә тидердем дип, Аллаһка түбәнчелекле кыяфәттә булу. Кеше үзен күңеле белән шул хәлгә китерә, үзен күңеле белән Аллаһ каршында түбәнчелекле итеп тоя икән, Аллаһ Тәгалә аның әле уена да килмәгән хәерле теләкләрен кабул кыла. Әгәр кешенең  аерым догасы, аерым сорый торган теләкләре бар икән, ике рәкәгать нәфел намазын укып, ике кулны күтәреп, ялварып сорарга мөмкин. Шулай ук шатлыклы, сөенечле хәбәр ишеткәч тә, Аллаһка шөкер йөзеннән, сәҗдә кылырга мөмкин.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам