Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорау – сездән, җавап – бездән

Күптән түгел Коръән ашына барган идем. Балыктан ясалган салат (шуба дип йөртәбез) та бар иде. Абыстай балык ите хәрам, ярамый, ул бисмилләһ әйтеп суелмаган, гомумән дә суелмаган, ә үлгән дип аңлатты.

Күптән түгел Коръән ашына барган идем. Балыктан ясалган салат (шуба дип йөртәбез) та бар иде. Абыстай балык ите хәрам, ярамый, ул бисмилләһ әйтеп суелмаган, гомумән дә суелмаган, ә үлгән дип аңлатты. Мөселман кешегә балык ризыгы ашау хәрам түгелме?

Сорауга үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Безгә, кешеләргә, гыйлемебез булмаса, дин исеме белән бер әйберне хәләл яки хәрам дип әйтергә ярамый. Аллаһ хәрам кылган әйберләрне хәләл дип әйтү зур гөнаһ булган кебек, хәләл булганын да хәрам дип әйтү олы гөнаһ. Белмәсәк яки шикләнсәк, белмим дип җавап бирергә кирәк. Бу очрак шундыйлардан. Чөнки мөселманга балыкның барлык төрләрен ашарга рөхсәт ителә. Балыкны бисмилләһ әйтеп чалу шарт түгел.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам