Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорауларга Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

Сөйләшкәндә Ходай дип сөйләшәбез. Танышым алай әйтергә ярамый, Аллаһы Тәгалә дип әйтергә кирәк, Ходай дип керәшеннәр генә әйтә ди. Ул хаклымы?

Әлеге сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Безнең татар телендә Аллаһы Тәгаләне белгертүче берничә исем бар. Шуларның берсе – ходай. Ходай дигән сүз фарсы телендә гыйбадәт кылына торган затны аңлата. Шулай ук иләһ дигән сүз бар. Йә, иләһи дип әйтелә бездә. Бу гарәп телендә гыйбадәт кылына торган зат дигән мәгънәне аңлата. Урыс телендә бог, төрки телендә тәңре дип атала. Әгәр дә кеше, ислам динендә әйтелгән сыйфатлары белән бөек Аллаһы Тәгаләне күздә тотып, Ходай Тәгалә дип әйтә икән, бу рөхсәт ителә. Әмма  аерым дога кылган, Аллаһы Тәгаләгә ялварган вакытта Коръәндә һәм Рәсүлебез хәдисләрендә  килгән Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре, күркәм сыйфатлары белән ялвару, дога кылу күркәмрәк һәм дөресрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач үзәк мәчете дин һәм тормыш Рамил хәзрәт Бикбаев Аллаһы Тәгалә Ходай