Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сосна Пүчинкәсе мәчетенә – 25 ел (+фото)

Бүген Сосна Пүчинкәсе мәчете үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп уза.

Авылда беренче мәчет ачылганга 125 ел, яңарыш чорыннан соң мәчет эшли башлаганга 25 ел. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге мәчет элекке урында булмаса да аның бинасы шул ук. Субаш авылында мәктәп булып шунда күчерелгән һәм соңыннан авылга кире кайтарылган. Инде ул бүген яңартылган, янкормалар өстәлгән, заманча итеп эшләнгән. Намаз укыр һәм тәһарәт алыр өчен барлык уңайлыклар да булдырылган.

Тарихи белешмә: Гыйбадәт өчен кечкенә аерым йорт тотылган. Билгеле, авылның үзенең указлы мулласы булмаган, имам вазыйфаларын Мөхәммәтшакир Фәйзуллин башкарган. Киров өлкәсе архивында сакланган мәгълүматларда аның белме аз булуы белән, русча белмәве теркәлгән. Шунда ук сакланучы Малмыж өязендәге мәчет һәм мәдрәсәләр турындагы ведомостьта 1894 елда аылдагы мәчетнең бишвакыт нама мәчете булуы, аның мөдире булып Көшкәтбаш авылының указлы мулласы Әсхәдетдин Ибраһимов торуы, гыйбадәтләрне Мөндеш авылының бер крестьяны укытуы теркәлгән.

1894 елда авыл халкы мәчет салырга рөхсәт бирүне сорап Вятка губерна идарәсенә үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгатьне тормышка ашыру, мәчетне төзетү мәшәкатьләрен үз өстенә шул ук Кадыйр Вилданов ала. 1986 елда аның тырышлыгы һәм Кенәр авылының бер бае ярдәме белән кечкенә авыл өчен шактый ук иркен булган мәчет төзелә. Күченеп килүчеләр арасында тиз арада мантып китүе, мәчет төзүгә чит авыл баен җәлеп итә алуы. Кадыйрның әлеге байның кияве булуы ихтималны ишарәли. Әлеге мәчеткә җәмигъ мәчете статусы 1915 елда гына бирелә. Мөхәммәтшакир хәзрәт 100 яшькә өч кенә ел җитмичә 1916 елда вафат була. Имамлыкны 1893 елда туган Габдрахман Мөхәммәтгарифов дәвам итә. Аңа имамлыкка указ сынау чорын узгач, 1918 елның июнендә бирелә. Аның ималык чоры кыска була – 1923 елның маенда мәчет ималыгына указ Габделмәннановка бирелә. Бу хәзрәтнең имамлык чоры үтә имансыз-кыйбласыз чорга туры килә, ул бик күп киместү-кадерсезлекләр кичереп, аянычлы үлем белән вафат китә. Авылга әле шәкертлектән килгән егет Мөхәммәтшакир хәзрәтнең кызы Галимә белән никахлаша. Аларның Нәзифә исемле кызлары кала. Ул исә хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрнедә яши, абыстай вазыйфыларын башкара. Мәчетнең язмышы соңгы имамныкына караганда бәхетлерәк. Сугышка кадәр анда колхозның балалар бакчасы эшләп ала. 1940 елда аның манарасы киселә һәм бинасы башалангыч мәктәп, уку йорты булып хезмәт итә. 1960 елда мәктәп ябыла, бина берничә ел дәвамында авылның клубы булып тора. 1963 елда ул сүтелеп, Югары Субаш авылына күчерелә һәм мәктәп итеп корыла. 1991 елда Югары Субашта 340 урынлы типовой яңа мәктәп бинасы төзелеп сафка басты. Шул моменттан файдаланып пүчинкәлеләр мәчетне сүтеп, кабат авылга алып кайтып торгызу мәсьәләсен күтәрде. 1996 елның 13 маенда күпне күргән мәчет бинасы, яңартып яңадан торгызылып, ишекләрен ачты. Аның имамы Габдрәүф Садыйков булды. Аннан соң Садыйк Гомәров имамлык итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев