Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сыер кыйссасы

Коръән 114 сүрәдән тора.

Коръән 114 сүрәдән тора. Аларның иң кыскасы өч аятьлек Кәүсар сүрәсе булса, ә иң озыны 47 биттән торучы, 286 аятьне тәшкил итүче бөек әл-Бакара сүрәсе торадыр.

Шушы олы сүрәдә Коръәндәге иң бөек аять Аятел-Көрси бар, шушы олы сүрәдә Гареш астындагы хәзинәдән алып бирелгән әл-Бакара сүрәсенең соңгы ике бөек аятьләре бар.

Әл-Бакара сүрәсе – Сыер сүрәсе дип тәрҗемә ителә. Бу сүрәнең шулай аталу сәбәбе, анда Бәнү Исраил халкы белән бәйле булган сыер кыйссасы белән бәйле. Бу кыйсса 67-74 нче аятьләрдә килә.

Муса (г.с.) заманында бер бик бай кеше була. Ул инде карт була һәм аның үзенең балалары булмый. Аның турыдан-туры варисы буларак бер якын туганы була. Бу ир туганының мирасын тизрәк алу өчен аны үтерә һәм үле гәүдәсен башка бер кабиләнең җирләрендә ташлап калдыра. Иртә белән мәет табылгач ике кабилә арасында зур гуага чыга, хәтта алар кылычларына хәтле ябышалар. Шуларның арасында бер кеше үтерүчене ачыклар өчен Муса (гс) янына барырга тәкъдим итә. Монда шуны әйтәсе килә, кешеләр кайсы гына заманда яшәмәсеннәр, биш мең ел элек яшәдеме ул, әллә хәзерге кешеме, бер нинди аерма да юк, алар шул ук кешеләр. Бәлки аларның гадәтләре, аңнары икенчедер, әмма шул ук кешеләр. Элек тә комсызланып, сугышып, үтерешеп мирас бүлешкәннәр, хәзер дә нәкъ шулай. Элек тә явызлар һәм изгеләр булган, хәзер дә шулай. Кайберәүләр әйтә, ислам шәригате ул урта гасырлар өчен яраган, хәзер инде кешеләр дә, замана да башка диләр. Юк, кешеләр шул ук, шуңа шәригать тә һәр заманга яраклы мәңгелек канун.

Кыйссага кайтыйк. Шуннан халык мәсьәләгә ачык-лык кертү өчен Муса (гс) янына килделәр. Муса Раббысына мөрәҗәгать итте һәм җавап килде: «һәм менә Муса халкына әйтте: «Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер чалырга боера», –диде, алар:

«Син безне мыскыл итәсеңме әллә?» – диделәр. Ул: «Наданнардан булудан Аллаһка сыенам», – диде.

Муса үтерүчене белү өчен сыер чалырга кирәк диде, ә халык, нигә син безне мыскыл итәсең, без синнән үтерүче кем икәнен сорыйбыз, ә син бездән сыер чалыгыз дип көләсең, дип карыштылар. Шуның белән алар Аллаһның рәсүленә карата әдәпсезлек һәм дорфалык күрсәттеләр. Муса (гс) аларга, Аллаһ сакласын андый наданнардан булудан диде. Чөнки надан, җәһил кебек Аллаһтан ерак кешеләр генә башкаларны мыскыл итеп, түбәнсетеп алардан көлеп йөриләр.

Әмма бу әмер Мусаның сүзе түгел, ә Аллаһның әмере иде. Соңра халык бу эшкә күнде һәм сыер чалырга булдылар. Аларга теләсә ниди сыер алып чаласы иде дә, тик сораулар биреп алар эшләрен авырайтып бетерделәр. Янәсе алар төгәллек кертергә теләделәр. Башта алар Мусадан Раббыңнан сора әле, сыерның яше күпме дип сорадылар. Аларга, бу сыер бик яшь тә булмасын, бик карт та булмасын урта яшьләрдә булсын дигән җавап килде.

Соңрак алар мондый сыерлар бик күп, Раббыңнан сора әле, аның төсе нинди соң дип сорадылар. Аларга, бу сыер сап-сары, аңа караган кеше шатланыр, дигән хәбәр килә.

Соңрак алар килеп, без андый бер-берсенә охшаш сыерларны күп таптык, сайлый алмыйча аптырап беттек. Раббыңнан сора инде төгәлрәк әйтсен, менә шунан соң без табарбыз аны дип үтенделәр. Аларга, бу сыер җир сөреп, иген сугарып эшләгән сыер түгел, ул сәламәт һәм кимчелексез һәм аның тәнендә башка төсле билгеләр юктыр, дигән җавап килә. Шуннан алар: «Менә хәзер инде син хаклыкка ачыклык керттең», – диделәр. Ни гаҗәп, Муса аларга инде башта ук теләсә кайсы сыерны чалыгыз дип хакны инде ачыклаган иде. Әмма кирәкмәгән, артык сораулар белән алар эшләрен авырайтып бетерделәр. Мондый сыерны озак эзләделәр һәм меңләгән сыерлар арасыннан ниһаять бу сыерны таптылар. Әмма сыерның хуҗасы бик зур бәя куйды, сатулаша торгач сыер авырлыгандагы алтынга сатып алырга мәҗбүр булдылар: «...һәм алар аны суйдылар, әмма моны үтәмәскә дә әзер иделәр». Бу халык сорау-лар белән эшләрен шул кадәр авырайттылар, хәтта сыерны чалып тормыйча, бу эшкә кул селтәргә дә әзер иделәр. Сыерны чалгач аятьтә килгәнчә: «Без, аның (сыерның) берәр өлеше белән аңа (мәеткә) сугыгыз, – дидек. Менә шулай итеп Аллаһ үлекләрне тергезеп сезгә Үзенең галәмәтләрен күрсәтәдер, бәлки сез аңларсыз». Сыерның бер өлеше белән мәеткә тидергәч, ул торып утырды һәм үтерүченең кем икәнлеген әйтте һәм яңадан үлде. Шулай итеп Аллаһ аларга үзенең кодрәтен күрсәтте, мәетнең терелүе аларга бер могҗиза булды һәм үтерүченең дә кем икәнлеге ачыкланды. Бу могҗиза аларның йөрәкләрен йомшартырга тиеш иде, әмма аларның йөрәкләре киресенчә катты. Күрәсең, Аллаһның рәсүле Мусага карышулары, сораулар биреп эшне авырайту, сыер өчен бик зур бәя түләүләре аларны Аллаһтан ерагайтты. Ахырдан Аллаһ бу хакта әйтә: «Соңыннан сезнең йөрәкләрегез катты, таш кебек булды, бәлки таштан да катырактыр. Ташлар арасыннан чишмәләр чыга, кайбер ташлар ярылып араларыннан сулар чыга. Кайбер ташлар Аллаһтан куркып коелалар. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегездән гафил түгелдер». Аллаһ аларның күңелләрен каты таш белән чагыштырды. Таш араларыннан да сулар бәреп чыга, ташлар да тетрәп ярыла, шуның белән аларның кирелекләре тагы да көчәйде. Каткан йөрәк Аллаһны искә алырга теләми, Аллаһтан курыкмый. Бу йөрәк гөнаһка өстери. «Кемнең күкрәген Аллаһ ислам өчен киңәйтсә, ул Раббысының нуры эчендә булыр. Аллаһны искә алудан йөрәкләре каткан бәндәләргә нинди үкенеч. Алар ачык адашуда» (әз-Зумәр: 22).

Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Ибн Габбас әйтүенчә, алар кабиләдәшләренең үтерүче икәнен танырга теләмәделәр һәм бу терелгән мәетнең сүзләрен ялган диделәр. Шул сәбәпле бу кабилә халкының йөрәкләре таш кебек катты һәм хакны кабул итмәс булды.

Бу кыйссадан төп дәрес, күп сораулар бирмичә, Аллаһның әмерләренә буйсынырга кирәклеге хакында әйтелә. Бу очракта Аллаһ кешенең эшен җиңеләйтә һәм аңа гыйбәдәтен үтәүдә ярдәм итә. Аллаһ Мусаның халкыннан аермалы буларак, пәйгамбәребезнең сәхабалары хакында әйте: «...Алар: «Ишеттек һәм буйсындык, ярлыка безне Раббыбыз, кайтуыбыз тик Сиңа», – диделәр.

Күп сораулар бирүне пәйгамбәребез үзе дә тыя торган булды һәм моңа ачулана иде. Чөнки сорау бирелгәч, Аллаһтан җавабы авыр булып, безгә диннең катлаулы булуыннан курыкты Аллаһның рәсүле.

Шулай ук сорау биргәч, җавабы кешене борчу-кайгыга сала икән яки аның тормышын боза икән, яки кешеләрне дошманлаштыра икән, ул уйласын башта, кирәкме аңа бу сорауны бирергә, әллә белмәү тынычрак булырмы. Пәйгамбәребездән кайберәүләр минем чын атам кем, яки минем вафат булган ата-анам хәзер кайда дип сораулар бирәләр иде. Ләкин сорауларга җавап аларны борчуга сала иде. Шуңа күрә рәсүлебез мондый сорауларга ачулана торган булды. Аллаһ әйтә: «Әй иман китерүчеләр! Ачык-лангач сезгә авыр булачак нәрсәләр турында сорамагаз...» (әл-Мәидә: 101)

Шулай ук файдасы булмаган, мәгънәсез сораулар бирү дә ярамыйдыр. Пәйгамбәребез (сгв) әйтте: «Аллаһ сезгә өч эшне мәкрүһ кылды: имеш-мимешләр тарату, малны әрәм итү һәм күп сораулар бирүне». (Бохари, Мөслим).

Әмма белемгә омтылып, хаклыкны, динне белү өчен сораулар бирү әмер ителә. Бу бирелгән сораулар хәтта Коръәндә дә искә алына, мәсәлән: «Алар синнән күрем хакында сорыйлар...» (әл-Бакара: 222). Яки: «Алар синнән малларын ничек сарыф итәргә кирәклеген сорыйлар...». (әл-Бакара: 215). Яки: «Алар синнән яңа туган айлар хакында сорыйлар...» (әл-Бакара: 189). Яки: «Алар синнән нәрсәләрнең хәләл кылынганы хакында сорыйлар...» (әл-Мәидә: 4).

Аллаһ безне белемгә омтылырга чакырып әйтте: «..Әгәр сез белмәсәгез зикер ияләреннән (галимнәрдән) сорагыз» – диде. (ән-Нәхел:43).

Марат Сәйфетдинов,

Балтач Үзәк мәчетенең имам-мөгәллиме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш