Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сыйныфташлар ифтар ашына җыелган (фото)

Шулкадәр җылы очрашу һәм эчтәлекле ифтар мәҗлесе булды.

Рамазан аеның матур бер көнендә Бөрбаш урта мәктәбен 1988 елда тәмамлаган классташлар бергәләп ифтар мәҗлесенә җыйналдык.

Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре бик күп үтә. Ә менә арабыздан киткән классташларыбыз, укытучыларыбыз рухына ифтар мәҗлесе аерым бер мәгънәгә ия.

Шулкадәр җылы очрашу һәм эчтәлекле ифтар мәҗлесе булды. Күптән күңел түрендә булган хыялыбызны классташ егетләребез тормышка ашырды. Бу чарага укыткан укытучыбыз һәм вафат булган классташларның җәмәгатьләре, якыннары һәм бер кадерле әниебезнең дә чакырылуы да зур куаныч булды.

Мәрхүмнәребезнең урыннары җәннәттә булсын. Укылган догаларыбыз аларга барып ирешсен. Киләчәктә дә шушындый дини очрашулар кирәк икән дигән теләк белән таралыштык.

Лилия Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар