Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Сүзебез алдында гамәлебез булсын”, диде Илгиз хәзрәт

Яңа тормыш башлаучы күп парларның бирегә килүенә аптырый торган түгел икән!

Күптән түгел “Балтач нуры” мәчетендә Корбан ашы үтте. Ул тирәдә яшәүче олысы-кечесе, бала-чагасы бәйрәм рухы белән мәчеткә килде, ә анда уңган апалар, киленнәр һәм кызлар мул табын әзерләгәннәр. “Балтач нуры” мәчете, чыннан да, сөбханаллаһ, күз явын алырлык! Балтачыбызның яңа тормыш башлаучы күп парларының бирегә килүенә аптырый торган түгел икән! (видеосы в контактеда)

Икенде намазы укылганнан соң, мәчетнең имамы Илгиз хәзрәт сәхабәләр турында вәгазь сөйләде. Тын да алмый тыңладык. Чыннан да, тормышларыбыз бөтен, заманага берни булмаган, һәрнәрсәгә адәм баласы үзе гаепле. Нинди генә очракта да гаепне үзебездән эзләп, үзебезгә төзәлергә, иман юлына басарга, Аллаһыга шөкер итеп яшәргә кирәк.

Хәзрәт ул тирә мәхәлләне матур һәм күңелгә ятышлы итеп авыл дип атады, “без бер авыл, һәр эштә дә, рәхим-шәфкатьтә дә бердәм булыйк, бергә булыйк. Сүзебез алдында гамәлебез булсын иде”, диде.

Коръән иңгән корбан ашы, татлы ризыклар, кайнар чәйләр бик тәмле иде, оештыручыларга, әзерләүчеләргә килгән һәркем рәхмәтле булып, кылган догалардан, үтемле вәгазьдән күңелләре рухланып, җаннары сафланып өйләренә таралышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев