Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сүзләребез буш булмасын. Яки гыйлем иясе Гата ибн Әби Рабәх турында

Кече яшьтән үк Гата үзенең күп вакытын Мәккә шәһәрендәге Хәрам мәчетендә үткәрә торган була. Мөселман тарихчылары әйтүенчә, Гата гомеренең егерме елын Хәрам мәчетендә яши, шунда ук гыйлем ала һәм төннәрен дә шунда үткәрә.

Хәрам мәчете – бүгенге көндә хаҗга килгән берничә миллион мөселманны үз эченә сыйдыра торган бик зур мәчет. Кечкенәдән үк Гата пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сахәбәләреннән гыйлем ала. Сахәбәләрне күргән кеше буларак, ул да тәбигыйннар рәтенә керә. Гыйлем юлына баскач, ул үз вакытын өч өлешкә бүлә: бер өлешендә ул белем алса, икенче өлешен Аллаһны искә алу, Коръән һәм нәфел намазлары уку кебек гыйбадәтләргә багышлый, өченче өлешен эш эшләп үткәрә.

Күп вакытын гыйлем алуга багышлау сәбәпле, Гата хәтта пәйгамбәребезнең сахәбәләре арасында а мәшһүр дин галиме буларак таныла. Бервакыт Абдулла ибн Гомәр исемле сахәбә Мәккәгә гумрә кылыр өчен килгәч, кайбер кешеләр аңа үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать итәләр. Шунда ул әйтә: “Әй, Мәккә әһелләре, мин сезгә бик гаҗәпләнәм! Арагызда Гата ибн Әби Рабәх кебек галим була торып, сез ничек миңа мөрәҗәгать итә аласыз?!”

Гата үзенең диндә һәм гыйлем юлында булган дәрәҗәсенә ике сыйфаты ярдәмендә ирешә. Ул үз нәфесенә хуҗа булырга өйрәнә һәм хаҗәттән артык булган әйберләр белән ләззәтләнүдән, күңел ачудан нәфесен тыя. Аның икенче сыйфаты – ул вакытның кадерен белергә өйрәнә. Бер тапкыр ул бер мөселманга шундый сүзләр әйтә: “Бездән алда килгән буын вәкилләре (сахәбәләр) бу сүзне сөймәделәр”. Теге кеше сорый: “Нәрсә керә соң ул буш сүзгә?” Гата җавап бирә: “Буш сүзгә күп нәрсә керә. Буш сүзгә керми торган әйберләр исә ул Аллаһ китабы Коръәнне уку һәм аның мәгънәсен өйрәнү, пәйгамбәрләребезнең хәдисләрен уку һәм мәгънәләрен өйрәнү, кешеләрне яхшылыкка өндәү (өйрәтү) һәм начар гамәлләрдән тыелырга чакыру, Аллаһка якынайта торган гыйлем турында сөйләү һәм тормыш алып бару өчен кирәк булган әйберләр турында сөйләшү. Болардан кала сүзләр буш сүзгә керә”. Шуннан соң Гата теге кешегә текәлеп карый да сүзен дәвам итеп әйтә: “Дөреслектә сезнең өстегездә сакчылар бар. Алар сезнең барча гамәлләрегезне язып баручы хөрмәтле фәрештәләр” (Коръән:82:10,11). Һәм сезнең һәрберегез белән ике фәрештә бар: “Уңда (яхшы гамәлләрне язучы) һәм сулда (начар гамәлләрне язучы) ике фәрештә утыра. Сүз сөйләнмәс, иллә мәгәр сөйләнгән сүзне көтеп утыручы фәрештә язар” (Коръән: 50:17,18). Әгәр безнең берәребез көндәлек гамәлләре язылган битләр башкаларга укылса һәм шул вакытта ул үзенең гамәлләренең күбесе дине өчен дә, дөньясы өчен дә файдасыз булганын аңласа, ул оялмас идеме?! – дип, Гата үзенең сүзен төгәлли.

Тормышта Гатага баю өчен форсатлар күп була, әмма ул, дөньяга бирелеп китеп, гыйлемен һәм динен дөньяга алыштырмас өчен бөтен көчен куя. Гомере буе кигән күлмәкләренең бәясе биш дирһәмнән дә артмый торган була. Хәлифәләр аны күп тапкырлар үз яннарына чакырып карыйлар, әмма ул аларның дөнья белән мәшгуль булуларыннан үзенең диненә зыян килер дип, алар янына барудан баш тарта. Ләкин халыкның хаҗәте булса, кирәкле мәсьәләләрне  хәл итү өчен хәлифәләр янына барырга ул вакытын да, акчасын да кызганмый.

Чыгышы белән эфиоп булган кара йөзле Гата кечкенә чакта кол булган була. Бу кыйссадан без күрәбез: әгәр кеше гомерен  гыйлем алуга багышласа, шул гыйлеме белән гамәл кылса һәм аны башкаларга ирештерсә, ул түбән төшмәячәк, киресенчә, хөрмәткә лаек булачак.

Гата ибн Әби Рабәх йөз яшькә хәтле яши. Үз гомерендә 70 тапкыр хаҗ кыла.

Гомәр хәзрәт Гомәров
(Язмада “Тәбигыйннар тормышыннан чагылышлар” исемле китаптагы вакыйгалар китерелде)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам