Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әҗәт һәм бурыч турында ислам дине эшлеклеләренеӊ фикерләре

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Динебез турында туган сорауларга җавапларны урнаштырганда без башка төбәкләрдә дә халкыбызга армый-талмый хезмәт итүче ислам дине эшлеклеләренеӊ фикерләрен дә Сезгә җиткерергә булдык. Бүген Сезгә шундый бер әӊгәмәләрнеӊ берсен тәкъдим итәбез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бер хәдисендә: "Бурычлы булып вафат булган кеше каберендә богауланып торыр, бу богаудан аны бурычын түләү генә азат итәр", - дип әйтелә. Кызганычка каршы, акча беренче урында торган заманада яшибез. Фатир, машиналы булу өчен кредит алырга мәҗбүрбез, кемдер бурычка бата. Ә шәригать буенча бурычлы булып йөрергә ярамаганлыкны, вафат булгач, аңа нинди хөкем икәнлеген беләбезме? Әлеге сорауларга Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.
- Исламда кайчан бурычка алырга ярый?
- Баштан ук бер төзәтмәне кертәсем килә. Үзләрен чын мөселман итеп санаучылар беркайчан да кредит алмыйлар, ипотекага да кермиләр, чөнки бу ике гамәл дә риба төшенчәсенә керә. Икесендә дә процентлар белән эш ителә. Бу - хәрәм гамәл. Моның турында тагын аерым аңлатып китәрмен. Ә хәзер бурыч мәсьәләсенә кайтыйк. Әгәр берәрегез бурычка бирергә яисә алырга теләсә, «Бәкара», ягъни «Сыер» сүрәсенең 282нче аятен укысын. Аның мәгънәсен түбәндә китерәм. «Ий мөэминнәр! Көтәргә вакытын билгеләп бурычка мал бирсәгез, малны hәм вакытны языгыз! Бу эшләрне арагызда бер язучы гаделлек белән язсын! Яза белгән кеше язудан баш тартмасын, Аллаh аңа язуны өйрәткәне өчен шөкер итеп язсын! Бурычка алып торучы да күпме алганлыгын hәм кайчан бирәчәген дөрес әйтеп яздырсын hәм хыянәт итәргә тәрбиячесе булган Аллаhтан курыксын, үзенең бурычларыннан hәрнәрсәне киметеп әйтмәсен. Әгәр бурычка алган кеше надан яки дивана булса, йә хәтерсез, телсез булып, яздырырга көче җитмәсә, ул вакытта аның валисе гаделлек белән әйтеп яздырсын. Яздырган вакытта мөселман булган ике шаһит билгеләгез, әгәр шаһит булырга ике ир табылмаса, ул вакытта бер ир, ике хатын шаhит булсыннар. үзегез риза булган мөселманнардан, әгәр хатыннарның берсе онытса, икенчесе хәтеренә төшерер. Әгәр шаhитлар мөселман булган хакимнәр алдына чакырылсалар, баш тартмасыннар, әлбәттә, барсыннар. Ала торган hәм бирә торган хакларыгызны үзара вакытын билгеләп языгыз, ул маллар кирәк - зур булсын, кирәк - кечкенә булсын. Хакларыгызны үзара гаделлек белән язып баруыгыз Аллаh хозурында үзегез өчен хәерле, турылыклы, шәhадәт бирергә ышанычлы hәм бурычларыгызның күпме икәнлегенә шик китермәскә якын. Әгәр сәүдәгез хәзер кулга бирешеп, арагызда эш тәмам булганда язмасагыз - гөнаh юк. Алыш-биреш эшләрегездә шahитләр билгеләгез, ләкин язучылар hәм шahитләр сездән зарар күрмәсеннәр. Ягъни аларны ялганга көчләмәгез hәм, вакытлары булмаганда, үз эшләрегезгә көчләп куймагыз! Әгәр аларга зарар итсәгез, үзегез фәсыйклардан булырсыз. Аллаhтан куркыгыз, хыянәт итүдән сакланыгыз! Аллаh сезгә хәерле, файдалы эшләрне өйрәтә». Бурычка алу чиргә әйләнергә тиеш түгел. Моның өчен аятьтәге шарт­лар үтәлергә тиеш. Алган очракта инде, бурычны кыскарак вакытка дип алырга кирәк. Бирүче бурычның кире кайтарылу көнен билгеләргә тиеш. Алынасы акчаның күләме зур булса, аятьтәге шартлар үтәлүе зарури. Соңыннан мәхкәмәдә шаһитсез яисә кәгазьсез коры сүзгә, хак булса да, бер казый да сезгә бурычны кайтарырга диеп хөкем чыгара алмас.
- Кеше үлгәннән соң аның бурычларын кем түли ала? Балалары аның бурычларын түләргә тиешме?
- Җеназа намазы укылган вакытта имам: "Бу кешенең бурычлары калдымы? Аннан бурыч таләп итүче бармы?" - дип сорарга тиеш. Кемдер: "Әйе", - дип җавап биреп, дәлилләрен дә китерсә, имам: "Бу бурычны кем кайтара?" - дип янә туганнарыннан сорый. "Әйе, түлибез", - дигән очракта гына җеназа намазы укыла. Кире очракта мулла җеназа намазын укымаска да хаклы. Әгәр имам бу турыда сорамаса, ул гөнаһлы булып кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә: "Аллаһы Тәгалә юлында үлүчеләргә җәннәт ишекләре ачык, әгәр бурычы булмаса", - дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә бу кешенең бөтен гөнаһларын ярлыкый, бурычтан кала. Чөнки башка гамәлләре Аллаһы Тәгалә хакы, бурыч - кеше хакы. Димәк, аның хакын бу дөньяда түләмәгәч, ул кыямәт көненә кала.
Ә балаларына килгәндә, алар бу кешедән калган милекнең варис­лары бит, димәк, алар милекне дә, аның бурычларын да үз өсләренә алалар. Мирасны бүлгәнче, иң элек, бурыч кайтарылырга тиеш.
- Күләмле, үлчәмле әйберләрне бурычка алырга ярыймы?
- Бурычка нәрсәне дә алырга ярый. Тик аны кайтарганда гына авырлыклар булырга мөмкин. Чөнки арттырып бирүнең дә хикмәте бар. Әгәр дә биргән кеше арттырып бирүне шарт итеп куймый икән, син аңа рәхмәт йөзеннән үзең арттырып бирә аласың. Бу рөхсәт ителә, хәтта хуплана да. Ә бурычка бирүче як арттырып бирүне шарт итеп куярга тиеш түгел, чөнки бу очракта сүз процентлар турында бара, димәк бу риба була.
- Син бурычка алып торган кеше үлгән очракта, син аның бурычын кемгә кайтара аласың? Туганнары, балалары булмаган очракта нишләргә?
- Шулай ук варисларына кайтара аласыз. Әгәр дә инде варислары булмаган очракта, иң хәерлесе - кемгә бурычлы идең, шуның исеменнән сәдака бирү. Ул кеше өчен дә әҗер-савап булып барачак, чөнки бу аның үзенең акчасы.
- Бурычка бирүче үзенең бурычын кичерә аламы?
- Әйе. Тик бу эш икейөзлеләнеп, кемдер каршында яхшы булып калу максатыннан эшләнелергә тиеш түгел. Чөнки тел белән: "Мин риза", - дип әйткәнсең икән, синең күңелеңдәгесе үзеңә кайта. Чөнки бурычлы кеше синең ни уйлаганыңны белми.
- Ислам буенча ир-ат үз гаиләсен кайгыртырга тиеш. Тик хәзер алимент түләү дә каралган. Алимент бурычка керәме?
- Әгәр дә әти кеше балаларына алименттан башка да ярдәм итә икән, бу очракта бурычка керми. ярдәм итми икән, бу бурычка керә. Чөнки шәригать буенча матди яктан баланы атасы тәэмин итәргә тиеш.
- Бурычны түләргә мөмкин­лек бетсә, нишләргә?
- Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бик күп догалары бар. Анда Аллаһы Тәгаләгә сыенган вакытта: "Бурычлы булудан коткар", - дип әйтелә. Ягъни, без һәрвакыт үз догаларыбызда: "Бурычлы килеш вафат булудан сакла", - дип әйтергә тиеш. Ә инде мондый очракта калган вакытта я бурычың булган кешедән гафу итүен үтенәсең яки Аллаһы Тәгаләдән бурычыңны түләргә яңа мөмкинлекләр булдыруын сорыйсың.
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.
Эльвира Хуҗина.
Бу язма Ижау шәһәрендә чыга торан «Яӊарыш» газетасыннан алынды. Сайт www.yanarysh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250