Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Таң суының серләре (ЫРЫМНАР)

Таң суы — таң атканчы, беренче әтәч кычкырганчы алына. Нигездә, мөмкинлек булганда, чишмә суы файдаланыла. Ләкин, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, бу гамәл өчен теләсә нинди агымсу кулланыла ала.

Таң суыннан халык бик шифа таба. Аны кайткач, бик әйбәтләп өшкерәләр: 41 бисмилла, 41 «Көлхуаллаһ», 41 «Фәлакъ», 41 «Нас» сүрәләре белән. Менә ул бөтен авыртуларга шифа. Электән үк, борынгыдан ук, Рәсүлебез заманыннан ук бозыклар булган, менә шушыны сулар белән өшкереп, шуннан шифа тапканнар.

Таң суын алуның тагын берничә мөһим моменты бар: әгәр суны чишмәдән алсаң, суга барганда белгән дога-сүрәләрне укып барырга, шул ук вакытта беркем белән дә сөйләшмәскә кирәк. Суны алгач, «Раббана» укып, дога кылырга. Кайткан вакытта дәшми кайту мәҗбүри түгел.

Таң суы чәршәмбе таңында алына, суны 41 савыт алырга кирәк: нигездә таң суына банка, чиләк белән барганнар; су алу савыты ролендә кашык, касә, чокыр кулланылган. Су алганда Коръән сүрәләре — «Аятел-Көрси», «Нас» — укыла. Су алучы кыйбла тарафына карап (савыт та кыйблага юнәлгән булырга тиеш) алырга тиеш.

Өшкергәннән соң түбәндәге ырым тексты әйтелә: «Алты ала күз, биш кара күз, дүрт куй күз, минем күзем түгелдер, Гайшә-Фатыйма күзедер, тфү-тфү...»

Таң суы төрле авыруларны дәвалау өчен, өшкерү өчен кулланыла. Аны эчәргә һәм аның белән юынырга мөмкин.
Таң суы беренче азан тавышы ишетелүгә, ягъни иртәнге намазга чакырып әйтелгән азан тавышы ишетелүгә алына. Бу турыда кайбер дини китапларда да язылган.Су алганчы башта су хуҗаларыннан рөхсәт сорала: Су анасы Сылубикә, Җир анасы Җирәнбикә, Су алырга рөхсәт бир. Шуннан соң гына Коръән сүрәләре укый-укый су алына, өшкерелә һәм авыруга эчерелә.

https://matbugat.ru/news/?id=24780

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев