Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Тагын килалсам иде, дип ялвардым”

“Планда машина алсаммы дигән уй да бар иде, әмма күңел хаҗга тартылды”, ди ул да.

Хаҗилар арасында Балтач бистәсеннән Айрат Мөхәммәтҗанов та бар иде. Бу көннәрдә аның белән сөйләшеп алдык. Мөселман кешесенә хаҗга бару ничек тәэсир итә, шул турыда беләсе килде:

– Хаҗга барып кайту җаныма тынычлык иңдерә. Мин инде икенче мәртәбә барам, тәүге тапкыр 2012 елда булган идем. Бер бардың бит инде, тагын нигә барасың, пәйгамбәребез дә бер генә тапкыр барган, диләр миңа. Адәм баласы яралып, җан кергәндә бер кәлимә әйтә ди – ләббәйкә....(Айрат тулысынча әйтеп тә күрсәтте). Һәм менә шул сүзне ничә тапкыр әйтә, аңа шулкадәрле хаҗ кылу насыйп була, ди. Димәк, хаҗга бару җан керүгә үк язылып куелган.

Изге җиргә баруны экскурциягә барган кебек кабул итәргә ярамый, бар рухыңның изге юлга әзер булуы кирәк. Аллаһының бишенче баганасын үтим, Аллаһ йортына кунакка барам, дигән уй ихластан күңел түренә урнаша. Анда бит икенче халәттә яшисең һәм бу дөньяның бер мәхлүге икәнлегеңне янәдән аңлыйсың. Изге урында догалар кылганда гел “тагын килалсам иде“, дип ялвардым. Бөтен кеше елый-елый дога кыла биредә. Бер баргачтын, җаным үзеннән-үзе икенче тапкыр да баруымны сорады.

Монысында инде әнием Фирдания белән бергәләп бардык, 25 көн булып кайттык. Дубайга кадәр самолет (ике тапкыр күчеп утырдык) белән очтык, аннан Мәккәгә автобус белән бардык, – юл 2000 километр, 32 сәгать барасы. Аллага шөкер, барган саен күңелем чистарып, җан азыгы алып кайтам. Балтачтан 20 яшьлек Илназ исемле егет тә хаҗ кылды. Мәккәгә барам дип көндезге укуыннан читтән торып укуга күчте, тырышып акча эшләде. “Планда машина алсаммы дигән уй да бар иде, әмма күңел хаҗга тартылды”, ди ул да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ