Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Танымаслык булып үзгәрде

Быелның 25 августында Иске Салавыч авылы мәчете ачылуга егерме биш ел була. Ул үзенең шушы юбилеен танымаслык булып үзгәреп каршы ала.

Барысы да 2019 елның ифтарында булган сөйләшүдән башлана. Ул чакта район башлыгы Рамил Нотфуллин бинаныӊ инде хәзерге көн таләпләренә туры килмәвен һәм аны үзгәртү, ремонтлау кирәклеге турында сүз башлый. Бу фикер ифтарда катнашучылар күңеленә хуш килә. “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин да ярдәм ышандыра.

Дөрестән дә, узган гасырның туксанынчы елларында, “Татарстан” хуҗалыгы төзеткән бу мәчет, заманында ак мәчет булып данланса да, үз чорында иң гүзәл мәчетләрнең берсе булса да, яңа төзелгәннәр янәшәсендә ничектер югалып калган иде инде. Ни дисәң дә, егерме биш ел вакыт аз гомер түгел.

Озакламый әлеге фикерләр, вәгъдәләр чынбарлыкка әйләнә дә башлый: мәчеттә төзекләндерү эшләре бүгенгә кадәр тукталып тормады дисәң дә, арттыру булмас. Иң элек хуҗалыкның матди ярдәме белән мәчет манарасы ремонтлана. Аннан соң түбәсе яңартыла, тышкы яктан стена җылытылып, заманча төзү материаллары белән тышланып, ул бөтенләй башка, зәвыклы бер бинага әйләнә.

– Бөтен чыгымнарны диярлек хуҗалык үз өстенә алды, әлеге изге эшкә шулай ук авылдашлар да шактый ярдәм күрсәтте, – ди авыл имамы Рәхимҗан Галимҗанов. – Бу көннәрдә мәчет территориясен тәртипләү башланды. Озакламый эчке ремонт эшләре башланачак. Алары да бик күп һәм колачлы итеп планлаштырылды. Эчке стеналар үзгәртеләчәк, хатын-кызлар өчен аерым бүлмә ясалачак, барыбызны да иң сөендергәне – җылы идән булачак. Моңа кадәр мәчетебез шактый салкын иде. Бу эшләрне оештырган, идея биргән, матди көче һәм хезмәте кергән һәркемгә без бик рәхмәтле. Менә шушындый күмәк көч белән мәчетебез үзенең чирек гасырлык юбилеен танымаслык булып үзгәреп каршы алачак. Юбилей чарасы августта түгел, ел азагында булыр дип уйлыйбыз”.

Уртак тырышлык белән икенче сулышын алган, яӊартылган мәчеттә азан тавышлары мәңге тынмасын, изге гамәл-гыйбадәтләр дәвамлы булсын, дияргә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салавыч мәчете