Тәрбиянең мөһим бер юнәлеше
«Бүләк бирешегез — бер-берегезгә мәхәббәт кылышырсыз!» (Хәдис)
Кирәк дини вә гыйльми, кирәк дөньяви вә мәдәни эшләрдә булсын, «хәят» сәфәрендә кешеләр бер-берсенә мохтаҗ булып, бер-берсенә хаҗәте төшмичә яшәү мөмкин түгел. Араларында ярдәмләшү булып торырга тиешле. Моның баш сәбәбе исә — өлфәт вә мәхәббәт. Үзе сөймәгән кешесенә инсан ярдәм итә алмый, күп вакытта аның бәла-казага очравына артык кайгырмый. Ихтимал, бу эш — табигыйдыр.
Мәхәббәт урнаштыруның беренче сәбәбе гаилә тәрбиясе икәнлеге мәгълүм. Бер өйдә тәрбияләнүләре, ата-ананың даим рух биреп торулары сәбәпле, туганнар вә якыннар арасында мәхәббәт орлыклары игелә, шәфкать вә мәрхәмәт игеннәре җитешә. Яшьлектә алган тәрбиянең әсәре картаю сәбәпле бетми, хәтта кабергә кадәр бара.
Араларында мәхәббәт урнашкан халыклар яхшы эшләр эшләүне булдыралар, хыялларга килми торган максатларга ирешәләр. Бер тарыдан ботка булмаса да, күп тарыдан ботка була. Бер тамчы су күзгә күренмәсә дә, күп тамчылар җыелса, елгалар ага.
Олуг адәмнәр арасында мәхәббәт урнашсын өчен гыйльми, мәдәни вә сәяси, икътисади вә иҗтимагый мәсьәләләрдә фикерләрнең берләшүе кирәк булса да, бу эш гомум халык өчен түгел, бәлки гыйлем вә хөкем чыгару куәтенә ия булган гыйлем вә аң ияләре өчендер. Халык арасында өлфәт пәйда була торган иң җиңел сәбәп исә — бүләкләр бирешү, өмәләргә йөрешү, кул вә тел ярдәмнәре итешү кебек нәрсәләр.
Ризаэддин Фәхретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев