Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәһарәт алуда кыенлык

«Мин инде өченче елымны намаз укыйм. 2-3 минут эчендә 1 генә тапкыр тәһарәт алган кешеләргә көнләшеп карыйм. Ә миңа якынча 5-6 мәртәбә алырга туры килә тәһарәтне. Әйтик, кулларны юганда, авызны чайкамаганлыгым искә төшә һәм тәһарәт алуны яңадан башларга кирәк була. Намазны да мин тыныч кына укый алмыйм. Сүзләрне дөрес әйттемме...

«Мин инде өченче елымны намаз укыйм. 2-3 минут эчендә 1 генә тапкыр тәһарәт алган кешеләргә көнләшеп карыйм. Ә миңа якынча 5-6 мәртәбә алырга туры килә тәһарәтне. Әйтик, кулларны юганда, авызны чайкамаганлыгым искә төшә һәм тәһарәт алуны яңадан башларга кирәк була. Намазны да мин тыныч кына укый алмыйм. Сүзләрне дөрес әйттемме икән дип шикләнгәнгә, догаларны күп тапкырлар кабатларга туры килә. Намаз укыганда төрле тавыш мине чыгырдан чыгара, абсолют тыныч урынны табасы була. Минем беләсем килә: мондый мәсьәләсе булган кешеләр бармы икән? Кайберәүләр бу хәлне үз-үзеңне ышандыру гына дип атыйлар. Үз-үзеңне ышандыру 2 елдан артык дәвам итә аламы?» Элиза
Кызганыч Сезнең мондый хәлегезнең инде өченче ел дәвам итүе. Сезнең белән булган әлеге хәл әйбәт түгел. Мөселманнар илаһияте белемендә борынгы заманнардан бирле шулай булып тоелган нәрсәләргә игътибар бирмәскә кушыла. Ничек кенә булып тоелса да, тәһарәтне бер генә тапкыр алыгыз. Намазны да киеренке рәвештә укымагыз, бүлдерергә теләгән нәрсәләргә әһәмият бирмәгез.
Кан әйләнешен яхшырту өчен күбрәк физик күнегүләр эшләгез, актив тормыш рәвеше алып барыгыз. Хәләл ризыклар кулланыгыз, дөрес ял итү, вакытында йоклау һәм йокыдан тору шулай ук зур әһәмияткә ия. Үзегезне ныклы режимда тотыгыз һәм шулай дәвам итегез.
Бу сорауларга җавап umma.ru сайтыннан алынды
Фото: https://ok.ru/oylonupkor/topic/63110375203020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250